news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аеннан соң алты көн ураза тотарга чакырды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны  Рамазан ае тәмамлангач та Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуны туктатмаска, алдагы айда да ураза тотарга чакырды. Бу хакта ул Казанның Әхмәтзәки мәчетендә узган Ураза гаетендә әйтте. 

«Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә:«Рамазан бәйрәменнән соң алты көн ураза тоткан кеше ел буе ураза тоткан савабына ирешер», - диде. Шушы алты көн уразаны Рамазан бәйрәме узгач та тоташтан яки ай дәвамында аерым көннәрдә тотсаң да ярый», - дип билгеләп үтте ул. 

Камил хәзрәт сүзләренчә, Рамазан ае мөселманнарга кеше рухи яктан чистарынсын, тәүбә кылып, гөнаһлардан арынсын өчен бирелә.

«Ураза бәйрәменә мөселманнар, әгәр дә алар Рамазанны ихласлыкта уздырган булсалар, яңа туган сабый шикелле керә, яңа сулыш белән сулый башлый, яңа караш белән дөньяга карый. Әмма безгә, Рамазан ае бетте дип, бөек Раббыбызның гыйбадәтен һәм итәгатен ташларга ярамый. Мөселман кешесе үлемнең кайчан киләчәген белми, әмма мәңгелек тормышка һәрвакыт әзер булырга тиеш», – диде Татарстан мөфтие.

Камил хәзрәт барлык мөселманнарны яңа атна башыннан ихлас тормыш башларга чакырды. 

«Бүгенге бәйрәм атна башына туры килде. Шуңа күрә тәннәребез һәм күңелләребез гөнаһлардан арынган чакта, яңа атна башыннан яңа ихлас тормыш башларга чакырам сезне. Шул чакта, бәлки, дөньялар тынычланыр, тормышлар җайланыр, халыклар бәхеткә ирешер», - диде мөфти вәгазендә. 

  • Казанның яңа Әхмәтзәки мәчетендә Ураза гаете узды. Бүген әлеге мәчет өчен тарихи көн. Бәйрәм вәгазеннән соң Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә мөселманнар биредә беренче намаз укыды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100