news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Әниләр исеме белән мәчет булдыру - аларга бездән иң зур бүләк

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Әниләр исеме белән мәчет булдыру - аларга бездән иң зур бүләк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Лаешта «Ак мәчет «Зәйнәб» Җәмигъ мәчете ачылышында әни исеме белән мәчет төзүне әниләр өчен иң зур бүләк булуын әйтте.

«Ак мәчет»кә хәйрияче һәм меценант Ирек Богуславский һәм Михаил Сыровацкийның әниләре хөрмәтенә «Зәйнәб» дип исем бирелгән.

«Исеме бик матур. Зәйнәб – ул Пәйгамбәребез с.г.в. олы кызының исеме. Үз әниеңә мәчет булдыру – аларга без эшли алган иң зур бүләк. Хәдистә дә: «Сине әтиең һәм әниең бергәләшеп дәшсә, беренче булып әниеңә җавап бирергә тиешсең. Икенче тапкыр дәшсәләр дә әниеңә, өченче тапкыр да әниеңә. Дүртенче тапкыр әтиеңә җавап бирсәң була», – диелә. Әниләрнең хаклары гаять зур. Кыямәт көненә кадәр бу саваплар язылып барачак», – дип сөйләде Камил хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100