news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Лаешта «Ак мәчет «Зәйнәб» мәчетен ачуда катнашты

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Лаешта «Ак мәчет «Зәйнәб» мәчетен ачуда катнашты
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Лаешта «Ак мәчет «Зәйнәб» мәчете ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

«Бу мәчеткә бик күп хезмәт, акча керткәннәр. Ул кешеләргә бик зур рәхмәт. Әлеге тантанага килгән һәммәгезгә дә зур рәхмәт. Бу мәчет кенә түгел. Монда мәдрәсә бар, бөтен шартлар тудырылган. Бу безнең бергә җыелып, Аллаһ белән аралаша торган урыныбыз. Дөньялар тыныч түгел, шулай да илебез алга бара. Бердәм булып, алга таба да бергә барыйк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Мәчет 2019 елны төзелә башлаган. Төзелеш эшләре меценатлар, хәйриячеләр – Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский, VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Нәфис» Компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Михаил Сыровацкий ярдәме белән башкарыла. Мәчеткә Ирек Богуславский һәм Михаил Сыровацкийның әнисе хөрмәтенә «Зәйнәб» дип исем бирелгән.

Фото: © Энҗе Габдуллина

ТР Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәйриячеләрнең элек-электән мәчетләр төзүен искә алды.

«Озакламый Рамазан ае җитә. Мондый мәчетләрнең сафка басуы сокландыра. Борынгы мәчетләребезгә игътибар итсәк, аларга бай кешеләрнең тәэсире булган. Зәңгәр мәчет булсын, Галиев мәчете булсын, Мәрҗани, Апанай мәчетләре булсын. Галимнәр әйткән: «Әгәр галимнәребез белән байларыбыз бергә эшләсә, халкыбызга да, илебезгә дә зур ярдәм булачак», - дигәннәр», – диде Мөфти.

«Ак мәчет «Зәйнәб» мәчетенең имам-хатыйбы итеп Алмаз хәзрәт Мөхлисов билгеләнгән.

«Шатлыклы вакыйга. Бу мәчетне төзүчеләрне Аллаһ Тәгалә кабул кылса иде. Мәчет – ул Аллаһ йорты, анда намазлар укылырга тиеш. Алдыбызда олы Рамазан ае, тәравих намазлары укылыр, авыз ачу мәҗлесләре дә булыр. Иң мөһиме, исламны өйрәнергә теләгән кешеләргә башлангыч ислам белемнәре бирүне дә оештырырбыз. Алга таба никахлар, исем кушулар да булыр. Казаннан килеп тә никахлар укырлар, дип өметләнәбез», – диде Алмаз хәзрәт.

Яңа мәчеттә Коръән сүрәләре укылды. ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә дога укып, намаз кылынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100