news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти: Ислам финанслары буенча халыкара сертификатка ия булган белгечләр Татарстанда яши

Камил Сәмигуллин әйтүенчә, Татарстанда ислам финанслары мәсьәләсенә игътибар бирү урынлы.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, ислам финанслары буенча халыкара сертификатка ия булган барлык белгечләр Татарстанда яши.

«Бүген Кремльдә ислам финанслары буенча киңәшмә узачак. Бу чара урынлы һәм вакытлы уза дип уйлыйм. Россиядә AAOIFI (иск. – ислам финанс учреждениеләрендә хисап һәм аудит оешмасы) халыкара сертификатына ия булган 6 белгеч бар. Аларның барысы да Татарстанда яши. Татарстан бу мәсьәләне күтәрергә лаек һәм без булдырачакбыз», – диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында ислам финансларын үстерүне мөһим юнәлеш булуын әйтте.

Мөфти шулай ук 2013 елның Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителүгә карата үз фикерен әйтте.

«Татарстан Президенты юлламасыннан мәдәниятны һәм гореф-гадәтләрне сакларга кирәк дигән фикерне үзем өчен билгеләп куйдым. Диния нәзарәте дә шул юнәлештә хәрәкәт итәчәк», – диде ул.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100