news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: 2023 елны Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итәм

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2023 елны Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итте.

«Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген игътибарга алып, Россия халыкларының мәдәни мирасы елын дәвам итеп, 2023 елны Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итәм», - дип мөрәҗәгать итте ул Дәүләт Советына еллык Юлламасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot