news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин Ураза гаете өчен оешкан мәйданчыклар күп булуын уңай бәяләде

Татарстан мөфтие барлык мөселманнарның да "Рамазан Фест" бәйрәме мәйданчыгына сыеп бетә алмаганын әйтте.

Камил Сәмигуллин Ураза гаете өчен оешкан мәйданчыклар күп булуын уңай бәяләде
Михаил Захаров

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнар өчен Ураза гаете уңаеннан оештырылган мәйданчыкларның күп булуын уңай бәяләде. Бу хакта ул Казанда үткән “Рамазан Фест” бәйрәмендә “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Бездә мөселманнар да күп, мәчетләр дә. Мәйданчыклар никадәр күбрәк булса, шулкадәр әйбәтрәк. Бөтен мөселманнар “Рамазан Фест” бәйрәменә килсә, без сыешып бетмибез”, - диде ул.

Камил Сәмигуллин “Рамазан Фест” бәйрәмен киләсе елда да узармы икәнен әлегә әйтә алмады. “Без әлегә ул бәйрәмне гел узачак дип әйтә алмыйбыз. Барысы да һава торышына карап билгеләнә. Салкын, яңгыр булырга мөмкин”, - диде хәзрәт.

Камил хәзрәт Рамазан аеның ел саен күчеп баруын искәртте. “Шуңа күрә киләсе елларда нәрсә, ничек була – әйтә алмыйбыз. Әлбәттә, насыйп булсын”, - дип теләде ул.

“Без бүген үз-үзебезгә төп сорауны бирергә тиеш: Рамазан үтте, ә алга таба нәрсә? Рамазан аенда гына гыйбадәт кылырга кирәкме? Бу ай эчендә алган нигъмәтләрне без ел буена җиткерергә тиеш. Аллаһы Тәгалә уразаларны, тәравих намазларны, садакаларны кабул итсен”, - диде ул.

“Быелгы Рамазан аеннан соң Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны ярлыкасын иде, яңадан гөнаһларны кылмас өчен, безгә сабырлыгын әйләсен иде”, - диде Камил Сәмигуллин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100