Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камил Сәмигуллин Болгарны Россия мөфтиләрен берләштерүче урын дип белдерде
Татарстан мөфтие Россиянең 85 мөфтиен берләштерүче оешма юклыгын әйтте.
(Болгар, 26 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгарны Россия мөселманнары өчен аралашу урыны дип белдерде. Бу турыда ул «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумы вакытында «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.
«Россиядә 85 мөфти бар. Кызганыч, аларны берләштерә торган оешма юк. Бу нисбәттән Болгар нейтраль урын булып күренә. Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте дә, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте дә, башка халык мөселманнары да монда рәхәтләнеп килә. Аллага шөкер, шундый урыныбыз бар», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Болгар ислам академиясендә 26-30 октябрьдә «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумы уза. Биш көн дәвамында галимнәр һәм дин әһелләре Россия мөселман халыкларының традицион ислам рухи кыйммәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүдәге актуаль проблемалар буенча фикер алышачак. Форумның беренче көне күбесенчә сәламләүләрдән торды.
Галерея: "Россия мөселманнары дини мирасы" II Халыкара форумы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз