news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Мотыйгыйның оныгы бабасының ни сәбәпле үзенә кул салу хәленә килеп җиткәнен сөйләде

«Бабамның үз кулы белән язган хаты минем өйдә саклана. Шул хатны язганнан соң бер ай узгач, ул вафат була», - диде Фәрхүнә Төхфәтуллина.

Камил Мотыйгыйның оныгы бабасының ни сәбәпле үзенә кул салу хәленә килеп җиткәнен сөйләде
Владимир Васильев

Журналист һәм язучы Камил Мотыйгыйның оныгы Фәрхүнә Төхфәтуллина дәү әтисенең фаҗигале вафат булуы турында сөйләде.

«Камил бабай 58 яшендә фаҗигале төстә вафат булган. Яңа татар бистәсе зиратында Тукай кабереннән ерак түгел җирләнгән. 1937 елда улы Хәмитне төрмәгә утырталар. Бабамны эшеннән азат итеп, партиядән чыгарып, пенсиясеннән мәхрүм итәләр. Журналлар чыгару өчен Камил бабам акчалар алып, Зарифә әбинең бирнәсен саткан. Шуннан соң тавыш чыга. Һәм бабам фаҗигале төстә үлеп китә», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Мәгълүм булганча, Камил Мотыйгый үз-үзенә кул салган. «Бабамның үз кулы белән язган хаты минем өйдә саклана. Шул хатны язганнан соң бер ай узгач, ул вафат була. Бабамның кызу холыклы булуы безгә – нәсел дәвамчыларына да күчкән», - ди ул.

Тукай премиясе лауреаты, язучы, тәрҗемәче, галим Лирон Хәмидуллин Камил Мотыйгыйның улы – опера җырчысы Хәмит Төхфәтуллин белән очрашуда катнашканын сөйләде. Язучы әйтүенчә, Мотыйгый Хәмит Төхфәтуллинның кызы Надия фатирында үзенә кул салган.

«Бабамның 120 еллыгы шулай ук Тукай музеенда узды, әни дулкынланып: «Күкрәгемә кесәсеннән алып, матур брошка кадап куйган иде», - дип сөйләде. Аның турында әтием картайгач кына сөйли башлады, миңа аны күрергә насыйп булмады. Бабайны ел саен искә ала идек», - диде Фәрхүнә Төхфәтуллина.

Камил Мотыйгыйның архив язмалары, документлары улы Хәмит Төхфәтуллин өендә сакланган. «Әнием сөйләве буенча, Зарифә әбиемнең барлык мирасы беренче революциягә кадәр бабамның типографиясен булдыру һәм тотуга сарыф ителгән. Ачлык елларында газета чыгарып йөргән Камил бабама теләктәшлек белдергән Зарифә әбиемдә никадәр үҗәтлек, сабырлык, ихтыяр көче булган! Күз алдына китерүе кыен», - диде оныгы.

«Камил бабайның сеңлесе – Галия Кайбицкая җырчы булды, бабамның улы Хәмит Төхфәтуллин опера җырчысы иде. Аның дүрт баласы бар иде: Хәмит абый, әтием Дәүләт, Рәфкать абый һәм Рәйсә апа. Хәмит абый 17 ел төрмәдә утырып чыккан, аны 1954 елда гына иреккә чыгарганнар», - дип искә алды ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100