news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"КАМАЗ-мастер" командасы "Дакар-2018" узышларында катнашмаска да мөмкин

Команда җитәкчесе Владимир Чагин моны ралли-марафонның техник регламенты үзгәрү белән бәйләп аңлата.

"КАМАЗ-мастер" командасы "Дакар-2018" узышларында катнашмаска да мөмкин
Султан Исхаков

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Фәрит Салихов). «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Дакар-2018» ралли-марафонында катнашу өчен, узыш машиналарын ни рәвешле үзгәртергә кирәклеге турында сөйләде.

«Дакар»ны оештыручылар даими рәвештә узыш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертә. Бу аңлашыла да. «Формула-1» узышларын карасагыз, бер үк команда вәкилләре җиңү яулый башласа, регламентны шунда ук үзгәртәләр. «Дакар»дагы үзгәрешләргә дә «КАМАЗ-мастер»ның даими лидерлыгы сәбәпче. Мондый үзгәрешләр «КАМАЗ-мастер»ны еш кына «чеметеп» тә ала. Шул рәвешле узышларда көндәшлек тудырыла», – ди Владимир Чагин.

Иң төп үзгәреш йөк машиналарының двигателенә кагыла. Яңа кагыйдәләр буенча йөк машиналарының двигатель сыешлыгы 13 литрдан артмаска тиеш була икән.

«Ә безнең «КАМАЗ»ларда 16,2 литрлы двигатель иде. Ә көндәшләр 13 литрлы двигатель урнаштырылган машинада җилдерде. Бүгенге автомобиль спорты – яртысы кеше һәм яртысы техника. Ә бездә андый двигательләр юк. Хәзер аларны җитештерү эше бара. Бу – бик чыгымлы эш. Әле бит аларның ышанычлы булуы да кирәк. Чөнки аз гына төзексезлекләр дә узышта вакытны югалтуга китерәчәк. Менә шул двигательләр эшләнеп беткәч, безнең «Дакар» ярышларында катнашу-катнашмавыбыз билгеле булачак. Ачыклык августта гына керәчәк», – ди Чагин.

Сүз уңаеннан, «КАМАЗ-мастер»ның төрле сәбәпләр аркасында «Дакар»да катнашмаган вакытлары да булды. Мисалга, 1993 һәм 1997 елларда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100