news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«КАМАЗ-Мастер»дан Владимир Чагин автоспортта ел кешесе дип танылган

Спортчыга бүләкне Russian Motorsport Forum җыены кысаларында оештырылган чарада тапшырганнар.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәү янындагы Moscow Raceway автодромында Russian Motorsport Forum җыены үтте. Анда иң абруйлы номинациядә «КАМАЗ-Мастер» спорт командасы директоры Владимир Чагин җиңүче булып танылды, дип хәбәр итә команданың матбугат хезмәте.

«Миңа бу бүләкне алу бик күңелле һәм дулкынландыргыч булды, – диде Владимир Чагин. – Мин автоспортка тугры кеше һәм гомеремне спортка багышладым. Үземнең «КАМАЗ-Мастер» командасына рәхмәтле булуымны белдерәсем килә, шулай ук “Ефәк юлы” раллиен уздыруга мөнәсәбәте булганнарга да - спонсорларга, хезмәттәшләргә һәм ярышта катнашучыларга рәхмәтлемен. Сездән башка шундый ярыш мөмкин булмас иде».

Владимир Чагин шулай ук “Ефәк юлы” халыкара ралли җитәкчесе дә.

Форумда бүләк ралли дирекциясенең тагын бер хезмәткәренә – маршрут буенча куркынычсызлык директоры Виктор Соколовка автоспорт ярышларында куркынычсызлыкны тәэмин итүдәге уңышлары өчен тапшырылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100