news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрының яңа бинасында вип-кунаклар өчен аерым керү урыны ясалачак

Камал театрының яңа бинасы проектында вип-кунаклар өчен аерым керү урыны каралган. Проектның архитекторы Олег Шапиро «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Динара Прокопьевага шулай дип белдерде.

«Бездә хезмәткәрләр кереп йөри торган урын, вип-керү урыны һәм тагын өч керү урыны бар. Алар – барлык сезоннар өчен төп керү урыны, барлык сезоннар өчен аерым керү урыны һәм җәйге аерым керү урыны. Соңгысыннан өстәге ресторанга һәм күзәтү мәйданчыгына кереп булачак», - дип искәртте ул.

Олег Шапиро «Казаныш» форумындагы паблик-ток вакытында театрда өч зал булачагын әйтте: төп зал, Black Box - анда кара төстәге диварлар һәм түшәм тамашачы игътибарын сәхнәгә юнәлдерергә мөмкинлек бирә – һәм табигый яктылык төшкән түгәрәк зал. Өч зал да гомуми фойе белән берләштерелә, аны милли орнаментлы зур панно бизәп торачак. Аны рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Кумысникова ясый.

Актерлар өченче катта урнашачак һәм лифтта, тамашачыларга күренмичә, һәрбер залга төшә алачак. Репетиция заллары һәм грим бүлмәләре дә өченче катта булачак.

Соңгы тапкыр яңа бинаның эскизларын җәй көне күрсәткәннәр иде. Ул чагында яңа театрның түбәсе күзәтү мәйданчыгы һәм ресторан террасасы сыйфатында файдаланылачагы билгеле булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100