news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрының яңа бинасы 2026 елда файдалануга тапшырылырга тиеш

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы 2026 елда файдалануга тапшырылырга тиеш. Проектның архитекторы Олег Шапиро «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Динара Прокопьевага шулай дип белдерде.

«Бездә билгеле бер срок бар. 2026 елда театр бинасын төзеп бетерәбез икән, бу вакытка барысын да эшләячәкбез, бөтенесе дә үз урынында булачак», - диде ул.

Камал театрының маркетинг һәм пиар буенча генераль директор урынбасары Илшат Латыйпов та шул ук датаны – 2026 ел – атады.

«Театр 1911 елда оешты, берничә тапкыр күченде. Бу безнең өчен өченче күченү булачак, дүрт бина. Аллаһ боерса, 2026 елда күчәбез», - диде Латыйпов «Казаныш» архитектура-төзелеш форумында паблик-ток вакытында.

Яңа бина Кабан күле буенда, Һади Такташ һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары чатында төзелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100