news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры «Яшьләр сишәмбесе» проектын дәвам итәр өчен пьесалар таба алмый

Камал театры «Яшьләр сишәмбесе» проектын дәвам итәр өчен пьесалар таба алмавыннан зарланды.

«Без аны туктатып тордык. Чөнки яңа әсәрләр кирәк. Безнең «Татар trip»тан башка андый әсәр юк. Ә бер әсәр белән генә оештыруның мәгънәсе юк», диде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әлеге проект турындагы сорауга җавап итеп.

«Без «Яңа татар пьесасы» конкурсының нәтиҗәләрен көтәбез. Бәлки, анда кызыклы әсәрләр булыр. Бу безнең өчен кызыклы һәм мөһим проект иде», диде әлеге проектның идея авторы булган баш режиссер.

«Яшьләр сишәмбесе» проектын Камал театры 2019-2020 елгы театр сезонында башлап җибәргән иде. Проект кысаларында ай саен сишәмбе көнне яшьләр өчен спектакльләр күрсәтелә башлады. Кече залда бер пәрдәлек өч спектакль күрсәтелде.

«Яшьләр сишәмбесе» проекты өчен театр «Яңа татар пьесасы» конкурсы кысаларында оештырылган драматургия лабораториясендә җиңгән пьесаларны куйды. Болар – Сөмбел Гафарованың «Парковка», Энҗе Гыйззәтованың «Ишекләр» һәм Гүзәл Сәгыйтованың «Томан» әсәрләре.

news_right_1
news_right_2
news_bot