news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры яңа сезонда биш премьера вәгъдә итә

Камал театры быел сезонын иртәрәк – 9 сентябрьдә ача. Ул көнне традиция буенча легендар «Зәңгәр шәл» күрсәтелә.

«Октябрь аенда Айдар Җаббаров яңа әсәр чыгара. Авторы – япон драматургы Коки Митани. Әсәрнең татарча исеме - «Көл». Премьера 22 һәм 23 октябрьдә Кече залда була», дип театрның яңа сезон яңалыклары белән таныштырды «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

5, 6 һәм 7 ноябрь көннәрендә театр Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» спектаклен тулы вариантта күрсәтергә вәгъдә итә. Май аенда аның ике пәрдәсе генә күрсәтелгән иде. Фәрит Бикчәнтәев әйтүенчә бу 3,5 сәгать бара торган ике тәнәфесле спектакль булачак.

Декабрь азагында Айдар Җаббаров Әмирхан Еники әсәре буенча «Рәшә» спектаклен өлгертәчәк. «Сценографиясе бик катлаулы булгач, үткән сезонда аны чыгару тоткарланган иде», дип аңлатты баш режиссер.

Яңа сезонда бурят режиссеры Сойжин Жамбалова Камал театрында спектакль чыгарыр дип планлаштырыла. Театр җитәкчелеге әлегә нинди спектакль булачагын әйтә алмый. Сөйләшүләр бара.

Сезонның тагын бер премьерасын театр режиссеры Рамил Гәрәев чыгарачак. Режиссер Булат Минкинның «Татар trip» пьесасы буенча репетицияләр башлаган.

Фәрит Бикчәнтәев «Яңа татар пьесасы» конкурсына зур өметләр баглавын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot