news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры фойесында «Болганчык еллар. Мөһәҗирләр» спектакле макетларын күреп була

Камал театрында театрның баш рәссамы Сергей Скомороховның төрле театрлар өчен ясаган эскизларыннан һәм  студентларының эшләреннән торган күргәзмә ачылды.

Камал театры фойесында «Болганчык еллар. Мөһәҗирләр» спектакле макетларын күреп була
Рузилә Мөхәммәтова

Камал театрының баш рәссамы Сергей Скомороховның театр фойесында ачылган юбилей күргәзмәсендә киләсе сезонда премьерасы чыгачак «Болганчык еллар. Мөһәҗирләр» спектакленең декорацияләрен күрергә мөмкин.

«Без бу спектакльдә сурәтләнгән вакыйгаларга бүгенге күзлектән карарга тырышабыз. Шуңа күрә анда шартлылык һәм аңа психологик йөкләмә салынган», – диде Сергей Скоморохов «Татар-информ» хәбәрчеләренә үзенең юбилей күргәзмәсе ачылу тантанасыннан соң.

«Без бу спектакльгә 15-20 ел киләбез. Соңгы ике елда Фәрит Бикчәнтәев белән ныклап шушы әсәрне эшләдек. Бик кинематографик әсәр. Үз вакытында бәяләнмәгән гаять көчле әсәр», – диде ул.

Камал театрының баш рәссамы Сергей Скомороховның төрле театрлар өчен ясаган эскизларыннан һәм  студентларының эшләреннән торган күргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмә күренекле рәссамның 70 еллык юбилее уңаеннан әзерләнгән.

Хәзерге вакытта Камал театрында Мәхмүт Галәү дилогиясе буенча «Болганчык еллар. Мөһәҗирләр» спектакленең репетицияләре бара. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссам - Сергей Скоморохов, композитор - Елена Шипова, пластика - Нурбәк Батулла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100