news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында Сергей Скоморохов һәм аның укучыларының күргәзмәсе ачылды

Театр фойесында Камал театрында төрле елларда куелган спектакльләрнең рәссам әзерләгән эскизларын күрергә мөмкин.

Камал театрында Сергей Скоморохов һәм аның укучыларының күргәзмәсе ачылды
Владимир Васильев

Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов юбилей күргәзмәсендә җәмәгатьчелеккә үз укучыларының эшләрен тәкъдим итте. Рәссамның «Пролог» дип аталган күргәзмәсе Камал театры фойесында ачылды.

Фойе театраль макетлар һәм спектакльләрнең эскизлары белән бизәлгән иде. Аларның төп өлеше Сергей Скомороховның үзенеке булса, икенчесе - Казан сынлы сәнгать училищесының театраль-декорация бүлеге студентлары эшләре. Әлеге бүлекне Скоморохов җитәкли. Быел аның студентлары II курста укый.

«Укучылары булган остаз һәрчак яшь булып кала. Камал театры Сергей Геннадьевич кебек рәссамы булуы белән бәхетле. Аның сәхнә мәдәнияте искиткеч югары дәрәҗәдә», диде театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев күргәзмә ачылу тантанасында. Ул кайчагында башка берәр рәссам белән спектакль кую теләге дә булуын, ләкин сайлый-сайлый барыбер Скомороховка әйләнеп кайтуын әйтте.

«Сергей Скоморохов татар милләтеннән түгел, ул рус кешесе. Әмма ул гаҗәеп дәрәҗәдә татар мәдәниятен тоя белә. Мин сиңа рәхмәтле укучылар телим. Остазлык зур хезмәт һәм укучыларың белән элемтә зур әһәмияткә ия», дип тәмамлады ул чыгышын.

«Сергей Геннадьевич безне үзенең эстетикасы, сәнгати зәвыгы белән сокландыра. Без режиссерлар һәм актерлар бик эмоциональ, фантазиябез күкләрдә оча. Сергей Скоморохов янына канатланып керәбез дә аның яныннан тынычланып чыгабыз. Ул үзенең тыйнак һәм ягымлы елмаюы белән безне җиргә төшерә», диде үз чыгышында Илдар Хәйруллин.

«Сергей Скоморохов бөтен татар театрлары белән дә эшли. Ул безнең «кадерле иптәш». Шуңа күрә минем аңа түбәтәй бүләк итәсем килә – аның безнеке икәнлеген барысы да күрсеннәр», – диде ул рәссамның башына түбәтәй кидертеп.

«Сезнең килүегез белән безнең училище кыйммәтле бриллиантка ия булды. Сез инде бу уку йортының тарихына һичшиксез кердегез. Сезнең укучыларыгыз белән эшләү җиңел, чөнки сез аларны аралашу һәм фикерләү культурасына өйрәтәсез», диде Фешин исемендәге Казан Сынлы сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдинова.

Ул бүген күргәзмә ачылышында катнашкан студентларның ике елдан диплом алып иҗади эшчәнлекләрен дәвам итүләрен теләде. «Ә тагын яңа төркем җыярсыз дип хыялланам», – диде ул.

Студентлар исеменнән рәхмәт сүзләрен студентларның берсе Елизавета Володина әйтте. «Без сезгә һәрчак рәхмәтле булырбыз. Сез безнең белән бөтен күңелегезне биреп эшлисез», – диде ул.

«Карагыз әле, укучыларының эшләре остазныкыннан кайтыш түгел бит! Нинди көчле диплом эшләре!», дип сокланды күргәзмә ачылу тантанасын алып барган сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова. «Рәссамда режиссер фикерләве булуы сирәк күренеш. Сергей Скоморохов шундый кеше», дип нәтиҗә ясады ул.

Күргәзмә белән спектакль алдыннан танышырга мөмкин булачак. Ул театр фойесында 10 майга кадәр эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100