news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры ел азагына кадәр өч премьера вәгъдә итә

Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Марсель Сәлимҗановның туган көнендә - 7 ноябрьдә премьера чыгарачак

Камал театры ел азагына кадәр өч премьера вәгъдә итә
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Камал театры тамашачга өч премьера вәгъдә итә. Театр премьералары турында кичә сезон ачылу тантанасында игълан ителде.

Сентябрьдә Илгиз Зәйниев үз пьесасы буенча куелган «Өйләнәм.tat» премьерасын чыгара. Спектакль усал комедия жанрында дип билгеләнгән. Премьера — 11, 12 һәм 13 сентябрь.

Айдар Җаббаров «Хуш, авылым» спектаклен әзерли. Театрда репертуарында бу яшь режиссерның ике спектакле бар — «Тормышмы бу?» һәм «Санаулы көннәр».

Камал театры традиция буенча Марсель Сәлимҗанов туган көнендә — 7 ноябрьдә премьера чыгара. Быел бу көнгә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев спектакль әзерләячәк.

Фәрит Бикчәнтәев яшь драматург Артур Шәйдуллинның «Сагынырсызмы?» пьесасын куярга алынды. Театрда репетицияләр башланды. Әлеге пьеса «Яңа татар пьесасы» җиңүчесе.

Камал театры яңа сезонын ярты зал халык белән генә ачты. Бу Роспотребнадзор таләпләре белән бәйле. Бөтен труппа катнаша торган спектакльләр дә әлегә тетар афишасына кертелми тора. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100