news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры архивындагы композицияләр нигезендә музыкаль спектакль куелачак

Камал театры архивындагы композицияләр нигезендә музыкаль спектакль куелачак
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов театрның ноталар сакланган архивын өйрәнеп, музыкаль спектакль әзерләүләрен әйтте.

«Оркестрыбыз актив эшли. Мария театры режиссерлары белән хезмәттәшлек итәбез. Театрыбызның ноталар сакланган архивында 119 ел дәвамында татар театры өчен язган композиторларның әсәрләре бик күп. Күпчелек әсәрләр, күп дигәндә, бер-ике тапкыр башкарылган һәм онытылып калган. Архивтан ноталарны тупладык һәм әлеге композицияләр нигезендә музыкаль спектакль куярга планлаштырабыз», - диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат очрашуында.

Ул театр каршында «Шәрык клубы» эшләвен, хәзер башка музейлар белән берлектә кызыклы проектлар - күчмә экскурсияләр оештыра башлауларын әйтте.

«Без чыннан да музыкаль әсәрләрнең архивын казып чыгардык. Кулыбызга Әнвәр Бакировның «Су анасы» симфоник поэмасы килеп керде. Режиссер Илгиз Зәйниев аның белән бик тә кызыксынды. Безнең оркестр әсәрне яздырып, Илгиз Зәйниевның кулына тапшырды. Февраль уйларында шул әсәргә тотыначак, аның кызыклы идеяләре бар», - диде театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

news_right_1
news_right_2
news_bot