news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Режиссер Айдар Җәббаров җырчы Әлфия Авзалова турында яңа спектакль әзерли

Режиссер Айдар Җәббаров җырчы Әлфия Авзалова турында яңа спектакль әзерли
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры режиссеры Айдар Җәббаров җырчы Әлфия Авзалова турында «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» дигән спектакль әзерли.

«Ул музыкаль спектакль булачак. Баш рольне Ләйсән Гатауллина башкарачак. Баштан Әлфия апаның яшь чагын бер артист, өлкән вакытын икенче артист уйнар дип уйлаган идек, әмма репетицияләр үткәргәч, Ләйсәннең барысын да булдыра алганын аңладык», - диде Айдар Җәббаров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Камал театрының 119 сезонына багышланган матбугат очрашуында.

Айдар Җәббаров Резеда Гобәева белән бергәләп эзләнү эшләрен алып баруларын әйтте. «Мин аны инде курыкмыйча драматург дип әйтер идем. Әлфия Авзалованың истәлекләр китабы бар, шуңа нигезләнеп, сәхнәләр, этюдлар белән эшләп, бер формага китерәбез. Репетицияләр һәр көнне бара, миңа бик кызык, артистларга да кызыктыр дип уйлыйм», - диде ул.

Режиссер, шулай ук, Зөлфәт Хәкимнең «Әүлия кабере» әсәренә мөрәҗәгать итәчәк. «Зөлфәт Хәкимнең 1990 елларда язылган проза әсәре ул. Минемчә, аны бәяләп бетермәгәннәр, ул бик кызыклы әсәр. Зөлфәт абый белән элемтәдә торабыз. Спектакльләрне яңа бинаның шәрык залында эшләргә исәп бар», - диде Айдар Җәббаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100