news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры артистлары Марсель Сәлимҗанов каберенә чәчәкләр салды

Быел данлыклы татар режиссеры, Россия һәм Татарстан премияләре иясе Марсель Сәлимҗановка 84 яшь тулган булыр иде.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Камал театры артистлары кичә иртән Яңа Татар зиратына барып, Марсель Сәлимҗанов каберенә чәчәкләр салган. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Быел 7 ноябрьдә данлыклы татар режиссеры, Россия һәм Татарстан премияләре иясе Марсель Сәлимҗановка (1934-2002) 84 яшь тулган булыр иде.

Зиратка Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры җитәкчеләре һәм труппасы барган.

Традиция буенча, кичә Камал театры сәхнәсендә премьера булды. Чыңгыз Айтматов романы буенча, Илгиз Зәйниев куелышында "Мәңгелек буран" спектакле күрсәтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot