Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кама буе зонасында шәхси хуҗалыкта сыерлар саны кимегән районнар билгеле булды
"Сыер тотуга күндерүнең иң яхшы ысулларының берсе - сөт бәяләрен күтәрү", - дип Марат Әхмәтов.
(Чаллы, 19 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Тукай районында авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру буенча семинар-киңәшмәдә шушы зонага кергән районнарда шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны кимегәне әйтелде. Бу хакта ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгышыннан билгеле булды.
2019 елның гыйнварына зона буенча сыерлар барлыгы 2002 башка кимегән.
2018 ел белән чагыштырганда, Ютазыда сыерлар саны 118, Тукай районында 102, Сарманда 96, Түбән Камада 52, Алабугада 25, Мендлеевскида 2, Мөслимдә 288, Зәйдә 241, Азнакайда 231, Баулыда 215, Минзәләдә 188, Актанышта 163, Әгерҗедә 141, Бөгелмәдә 140 башка кимегән.
"Сыер тотуга күндерүнең иң яхшы ысулларының берсе авыл хуҗалыгы продукциясенә яхшы бәяләр. Монда проблема бар. Районнарның яртысында сөт бәяләре республика буенча уртача күрсәткеч дәрәҗәсендә, калганнарында түбән, кими бара. Район һәм авыл җирлеге башлыклары, идарә механизмнары сездә", - диде Әхмәтов.
Ул Балтач, Буаны мисал итеп китерде. "Аларда җәйге кызу чорда сөт бәясе литры өчен 20 сумнан төшмәде", - диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз