news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каллиграф Әлфия Исхакова: Кириллица графикасы шәмаил ясарга илһамландырмый

Сәнгать белгече сүзләренчә, кириллица татар халкының рухын биреп бетерә алмый.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Каллиграф Әлфия Исхакова кириллицада ясалган шәмаилләрнең сирәк очравының сәбәбе аның татар рухын биреп бетерә алмавында дип саный.

«Миңа калса, кириллица татар халкының күңелен биреп бетерә алмый, чөнки ул безгә мәҗбүри кертелгән, тормыш-көнкүрешебезгә кагылышлы документлар барысы да гарәп язуында булган», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Ул кириллицада татар телендәге бөтен авазларны ң булмавын искәртте. «Къ», «гъ» һәм «уау» авазлары хәреф белән билгеләнми. Шәһәр балаларына без аны әйттерә алмыйбыз. Ул безне иҗатка рухландырмый, рәссамнарны җәлеп итми. Гарәп язуы безнең рухка тәңгәл килә, ул бик сыгылмалы, аны сузарга, төрлечә язарга мөмкин», — дип аңлатты.

Тукай премиясе иясе, каллиграф Нәҗип Нәккаш рун графикасының да гарәп язуыннан күпкә калышуын әйтте. «Ул сәнгать дәрәҗәсенә җитмәгән әле. Әдәбиятны, тарихны белдерү өчен генә кулланылган шрифт. Орхон-енисей язуларыннан тыш, без бу графикада язылган әсәрләр белмибез. Төркиләрнең дә үз язулары булган икән, дигәнне күрсәтү өчен кулланып була», — ди ул.

«Бер немец галиме бөтен халыкларның каллиграфиясен өйрәнә, ул гарәп язуының бөтен халыкларга караганда да сәнгатьлерәк булуын исбат иткән. Латин, кирилл графикаларына караганда, мөмкинлекләр искиткеч зур. Эчке төзелеше шушы сәнгатьне булдырырга ярдәм итә», — дип өстәде Нәҗип Нәккаш.

Каллиграф Айзат Минһаҗев гарәп каллиграфиясенең үсеш алуын аның мең елдан артык кулланылышта булуы белән бәйләп карый. «Яңалиф һәм латин графикаларын ун ел кулландык, яхшы каллиграфия мисаллары яңалифтә да бар. Соңгы 70-80 ел без кириллицада язабыз. Шуңа күрә ул нык таралмаган», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100