news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда гарәп каллиграфиясенә багышланган «Шәмаил арт-2021» күргәзмәсе ачыла

Күргәзмәне «Пушкин картасы» программасы белән түләүсез карап булачак.

Казанда гарәп каллиграфиясенә багышланган «Шәмаил арт-2021» күргәзмәсе ачыла
Рамил Гали

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 14 сентябрьдә Казанның «Хәзинә» һәм Татар шәмаиле күргәзмәсендә «Шәмаил арт-2021» каллиграфия эшләреннән торган күргәзмә эшли башлый.

«Күргәзмәдә шәмаил сәнгатендә күренекле рәссамнарыбыз һәм яшь буын рәссамнарыбызның да эшләре урын алачак. Эшләрдән кала, остаханәләр, очрашулар да үткәреләчәк. „Шәмаил арт“ фестивале яңа кешеләрне җәлеп итәргә менә дигән мөмкинлек», — диде ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов.

Ул күргәзмәгә «Пушкин картасы» программасы белән түләүсез кереп булуын да әйтте. «Каллиграфия сәнгате Татарстанда Нәҗип Нәккаш һ.б. осталар ярдәмендә үсеш алды. Бу сәнгатькә яшь буын да килә. „Әлиф“ дигән яңа берләшмәбез барлыкка килде, яшьләр олы буын рәссамнары белән хезмәттәшлек итеп, кызыклы күргәзмәләр оештыра», — ди ул.

«Әлиф» татар шәмаиле һәм каллиграфия осталары ассоциациясе директоры Рөстәм Шәмсутов ун ел элек татар сәнгате, каллиграфиягә багышланган шәмаил сәнгатен таныту өчен күргәзмәләр оештыра башлавын сөйләде.

«Күргәзмәнең максаты — яңа кадрлар, рәссамнарны үстерү. Без аларга бу сәнгатьтә беренче адымнар ясарга булышабыз. Фестивальне алга таба ел саен үткәрергә планлаштырабыз. Каллиграфлар — тыйнак кешеләр, аларны таныту җитеп бетми», — дип өстәде ул.

«Шәмаил арт-2021» күргәзмәсендә Лекент Карадуган (Төркия), Нәҗип Нәккаш, Владимир Попов, Әлфия Исхакова, Нәзыйм Исмәгыйлев, Ришат Сәләхетдинов, Айзат Минһаҗев (Казан), Җәмил Әхмәтгалиев, Вәсил Ханнанов, Вәкил Шәйхетдинов (Уфа), Хәмзә Шәрипов, Рият Мөхәммәтдинов, Сәгыйдә Сираҗиева (Чаллы) һ.б. каллиграфларның эшләре урын ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100