news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Калеб»нең юбилей кичәсен үткәрү тәкъдимен Казан мэры хуплап алган

«Калеб»нең юбилей кичәсен үткәрү тәкъдимен Казан мэры хуплап алган
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

19 декабрь 19.00 сәгатьтә «Пирамида» концертлар залында «Калеб» яңа буын җыенының 10 яшьлек туган көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак. Кичәне үткәрү тәкъдимен Казан мэры Илсур Метшин хуплаган.

«Калеб» белән Илсур Рәис улы Метшин да кызыксынды. «Калеб»нең тарихын сөйләдем һәм юбилей елы икәнлеген дә әйттем. Ул вакыйганы билгеләп үтәргә киңәш итте. «Мөмкинлекләр табарбыз», - диде. «Үткәрергә кирәк, татар яшьләрен күрсәтергә кирәк. Сез бер-берегезне беләсез. Тамашачыга: «Без күп, без бар», - икәнен исләренә төшерергә кирәктер», - диде. Концертта очраклы кешеләрнең булуын теләмибез, чөнки «Калеб»нең үз аудиториясе бар», - диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Ул «Калеб»нең тарихын искә төшерде.

«Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә «Калеб» дигән әдәби клуб оештырган идек. «Шагыйрьләр бар, шигырь язалар, ләкин алар өлкән яшьтә яисә вафат», - дигән фикердә иделәр. Яшь, заманча шагыйрьләрнең барлыгын уйлап бетерми иделәр. Уфада яшәгәндә чын, заманча шагыйрьләрне күргәнем булмады, Йолдыз Миңнуллина килгәч, дөньям үзгәрде. Шуңа да Йолдыз Миңнуллина һәм Луиза Янсуардан башларга булдым. Аннан соң, бу очрашуларга Эльмир Низамовны да чакыра башладык», - диде ул.

Гүзәл Сәгыйтова консерваториянең кечкенә генә бер кабинетында зур бәхәсләр купканын әйтте: «Ни өчен эстрада шундый?», «ни өчен җыр текстлары шундый?» һ.б. Ни өчен аны мәдәният министрлыгы карамый? - дигән сүзләр булгач, үзебезгә нәрсәне дә булса үзгәртә башларга кирәк, дигән фикергә килдек. Консерваториянең зур залында түгәрәк өстәл оештырдык», - диде ул.

«Калеб» оешып, алты ел үткәннән соң, аерым бина һәм финанслар сорап йөрдек. Татарстан Рәисенә дә хатлар язмадык түгел. Хатлар адресатларга барып җиткәндер дип уйлыйм. Шул вакытта Кариев театрында мине җитәкче итеп билгеләделәр һәм «Калеб» проектлары театр мәйданчыгында үткәрелде. «Калеб» Кариев театрында калды. Гомумән, ул төрле мәйданнарда булырга тиеш, дигән карарга килдек. Чөнки театрның үз тормышы бар: анда репетицияләр күп, мәйданчыклар җитеп бетми. Шуңа күрә бу елларда «Калеб»нең үз йорты булмады», - дип аңлатты Гүзәл Сәгыйтова.

Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина «Калеб» яңа исемнәр ачты дип саный. «Беренче чиратта, ул безнең шәхси кызыксыну булгандыр. Без, шагыйрьләр, үзара таныш идек, аралаша идек. Ләкин яшь композитор, рәссам, биючеләрне, театр дөньясын белми идек... «Калеб» безнең өчен бер-беребез белән танышу мәйданчыгы булды, икенчедән, ул - күзаллауны киңәйтү. Үз дөньяңда гына кайныйсың, әдәбият мәсьәләләре белән кызыксынасың. Мәсәлән, музыка кануннарын өйрәнмәсәң, әдәбият үсә алмый. «Калеб»тә без бер-беребезгә белем бирдек, яңа дөньялар ачтык. Минем өчен «Калеб»нең кыйммәте - бер-беребезне тәрбияләүдә, дөньяны киңәйтүдә», - диде ул.

  • «Калеб» яңа буын җыены моннан ун ел элек яшь татар иҗатчыларын үзара таныштыру, берләштерү, яңа әсәрләр иҗат итү максатыннан барлыкка килгән мәйдан. Аның чишмә башында иҗатчылар һәм журналистлар Гүзәл Сәгыйтова, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Эльмир Низамов, Сөмбел Гаффарова, Гөлчәчәк Баһавиева, Рания Усманова һ.б. тора. «Калеб» – коммерция оешмасы түгел, аның төгәл урнашу урыны, билгеле штаты юк.
  • Ун ел дәверендә калебчеләр иҗат кичәләре, театраль перформанслар, спектакльләр, лекцияләр, осталык дәресләре, лабораторияләр, фестивальләр үткәрә – барлыгы 70тән артык проект. Биредә танышкан иҗатчылар берләшеп яңа әсәрләр иҗат итә, шул исәптән 80нән артык җыр языла. «Калеб» киң аудиториягә таныш булмаган яңа исемнәрне ача, аларга иҗат итү өчен җирлек тудыра, үзләрен таныту, иҗатларын тәкъдим итү мәйданы булып тора.
  • 2018 елдан «Шаян ТВ» телеканалында яшь татар иҗатчылары белән таныштыручы «Калеб» тапшыруы чыга (авторы һәм алып баручысы Гөлчәчәк Баһавиева). 2020 елда «Тәртип» радиосы дулкыннарында да «Калеб» исеме белән даими тапшыру чыга башлый. Хәзерге вакытта «Калеб» яңа буын җыены кысаларында «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең икенче сезоны уза.
  • Кичәдә катнашачаклар: Шагыйрьләр – Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Батталова, Резедә Гобәева, Булат Ибраһимов, Эльвира Һадиева, Гөлүсә Шиһапова. Композиторлар – Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина. Җырчылар – Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов, Эльмира Кәлимуллина, Айгөл Хәйри, Алсу Фәйзуллина, Артур Исламов, Илгиз Шәйхрәзиев, Эльза Исламова.
  • Хореография – Нурбәк Батулла, «Дорога из города» коллективы. Музыка – «La Primavera» Казан камера оркестры, дирижеры – кичәнең музыкаль җитәкчесе Ильяс Камал. Кичәнең сценарий авторы – шагыйрә Резедә Гобәева. Кичәнең режиссеры – ТР халык артисты Радик Бариев.
Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100