news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йолдыз Миңнуллина: Бөтенесе минем кебек яза башлады дип әйтә алмыйм

Йолдыз Миңнуллина: Бөтенесе минем кебек яза башлады дип әйтә алмыйм
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина «Калеб» яңа буын җыенының 10 яшьлек туган көненә багышланган матбугат очрашуында яшь шагыйрьләрнең аңа охшатып язу-язмауларына карата фикерен белдерде.

«Читтән караганда миңа охшатып язалар кебек тоела. Эчтән караганда алай тоелмый. Эчтән ул бөтенләй башка шигърият шикелле. Әгәр дә башка шагыйрьләр күз алдында булса, мәсәлән, әйтерләр иде: «Менә соңгы арада бөтенесе Ләис Зөлкарнәй шикелле яза башладылар әле», - дип. Бер-береңнән өйрәнәсең, бер-береңә тәэсир итәсең, әйе. Ләкин аннары һәркемнең үз тәҗрибәсе туплана, шигырь барыбер үзгәреш кичерә һәм ул шәхси өслүпкә килә. Бөтенесе минем кебек яза башлады дип әйтә алмыйм. Яшь шагыйрьләр дә әйтә алмыйдыр», - диде ул матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, күз алдында булганга, сәхнәдән яңгыраганга гына шулай тоела. «Әгәр дә сәхнәдән яңгырамаса, бөтенләй алай кабул ителмәс иде», - диде Йолдыз Миңнуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100