news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илүсә Хуҗина: Тормышым соры төскә кергән мизгелдә «Калеб» мәйданчыгы барлыкка килде

Илүсә Хуҗина: Тормышым соры төскә кергән мизгелдә «Калеб» мәйданчыгы барлыкка килде
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Илүсә Хуҗина «Калеб» яңа буын җыенының тормышында зур роль уйнаганын билгеләп үтте.

«Калеб» - ун ел элек башланып киткән мәйданчык. Минем тормышымда ул әһәмиятле роль уйнады. Тормышым соры төсләргә керә башлаган мизгелдә «Калеб» мәйданчыгы барлыкка килде. «Калеб»нең чараларына тамашачы буларак, аның яңа проектларын күрергә килә идек. Минемчә, бу һәр иҗатчы күңелендә илһамлану чыганагы булган мәйданчык», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның фикеренчә, «Калеб» ул - танышу, иҗат, яңа әсәрләр. «»Калеб»нең иҗат җимеше - «Безнең җыр» лабораториясе дә. Биредә без тыгыз мөнәсәбәттә иҗат итәбез. Шуңа күрә «Калеб» яңа буын җыенының ун еллыгына багышланган концертта «Безнең җыр» кысаларында язылган җыр да башкарылачак», - диде җырчы.

«Хәтерлим, беренче тапкыр режиссер Илшат Рәхимбайның кичәсенә барып, аның белән таныштым. Аның белән тагын кайда танышкан булыр идем икән? Күз алдына китерә алмыйм. Гомумән, башка бик күп кызыклы шәхесләр белән танышып, алар белән аралаша башлау безнең өчен уңай йогынты ясады дип уйлыйм. «Калеб»не яратабыз, «Калеб»нең гомере озын булуын телибез», - диде Илүсә Хуҗина.

  • 19 декабрь 19:00 сәгатьтә «Пирамида» концертлар залында «Калеб» яңа буын җыенының 10 яшьлек туган көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак. Кичәгә чакыру билетларын алыр өчен, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегенең социаль челтәрләрдәге төркемендә теркәлү сорала.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100