news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмир Низамов: «Калеб» проектыннан соң мине күрә, белә башладылар

Эльмир Низамов: «Калеб» проектыннан соң мине күрә, белә башладылар
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмир Низамов «Калеб» проектында катнашканнан соң, яшь шагыйрьләр, рәссамнар, театр әһелләре белән танышуы турында әйтте.

«Һәр юнәлеш үз дөньясы белән яши иде. Ә «Калеб» шушы юнәлешләрнең бер-берсе белән кисешкән вакытта барлыкка килде. Музыкантлар, шагыйрьләр - бөтенесе үз дөньясында кайный иделәр. «Ничек инде без бер-беребезне белмибез?» - дип шаккатты бу хәлгә Гүзәл Сәгыйтова. Чынлап та, мин яшь шагыйрьләрнең берсен дә белми идем. Без бер-беребезне таный, күрә, ә аннары бергәләп иҗат итә башлагач, шул вакытта безнең калебебез тибә башлады дип уйлыйм», - диде ул «Татар-информ»да «Калеб» яңа буын җыенына багышланган матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, «Калеб» иҗатына яңа сулыш өргән. «Хәтерлим, Алинә Шәрипҗанова белән иҗат кичәбез берничә тапкыр узды. Аны шулкадәр күп кеше карады! Шуннан соң мине күрә, белә башладылар. Язмышымда «Калеб» булуына рәхмәтлемен. Башка шәхесләрнең тормышында да зур роль уйнагандыр дип уйлыйм. Нинди дә булса идея башыма килсә, аны кайсы шагыйрьгә тәкъдим итеп булганлыгын беләм. Аралашып яшәгәндә генә мәдәни тормышта, җәмгыятьтә хәрәкәт була», - диде Эльмир Низамов.

«Калеб»нең башлангычында мине чыгыш ясарга чакырдылар. Күп тапкыр күп төрле сәхнәләрдә чыгыш ясаганым булды. Консерваториядә, Россиядә төрле бәйгеләрдә мине күреп беләләр иде, ә Камал театрында юк. Шуңа күрә бу сәхнәдә дулкынланып чыгыш ясадым, чөнки бөтенләй башка аудитория иде. Композиторлар күп түгел, бармак белән генә санарлык. Әмма без татар мохитендә (шигърияттә, театрда) күренми идек кебек», - диде композитор.

Эльмир Низамовның укытучысы Анатолий Луппов язучылар, шагыйрьләр белән табигатькә, иҗат йортына йөрүләрен сагынып, искә алып сөйли торган булган. «Минемчә, «Калеб»нең зур миссиясе - шушы күренешне кайтару һәм дәвам иттерү», - диде ул.

  • 19 декабрь 19:00 сәгатьтә «Пирамида» концертлар залында «Калеб» яңа буын җыенының 10 яшьлек туган көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак. Кичәгә чакыру билетларын алыр өчен, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегенең социаль челтәрләрдәге төркеменә гариза җибәрергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100