news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кахраманмараш шәһәреннән Әрсин Шанлы: Татар хикәяләрен зур кызыксыну белән укыйм

Кахраманмараш шәһәреннән Әрсин Шанлы: Татар хикәяләрен зур кызыксыну белән укыйм
Зилә Мөбәрәкшина

КФУда «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» XIV Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә Төркиянең Кахраманмараш шәһәрендә яшәүче төрек егете Әрсин Шанлы «Altın sincap» («Алтын тиен») китабы турында сөйләде.

Аның әйтүенчә, китапта Татарстан балалары белән бәйле хикәяләр һәм әкиятләр бар. «Татарстан балалары һәм Төркия балалары арасындагы күп кенә охшаш якларны күрдем, аермалы якларны да очраттым. «Алтын тиен» китабы 3 әкият һәм 25 хикәядән тора. Ягъни барлыгы 28 татар язучысы әсәрләреннән торган бер җыентык. Китапны минем шәһәремнән булган якташым Фатих Кутлу тәрҗемә иткән», - диде ул.

«Татарстанның Казан шәһәренә бик күп сәламнәремне юллыйм. Китапны әтием бүләк итте. Эчендә берсеннән-берсе матур хикәяләр һәм әкиятләр урын алган. Берәр вакыт күрешергә насыйп булыр дип уйлыйм. Әгәр кулыгызга эләксә, сез дә бу китапны укыгыз. Яхшы китап, зур кызыксыну белән, яратып укыдым», - дип сөйли видеоязмада Әрсин Шанлы.

КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова видеоязманың Төркиядә җир тетрәү булганчы яздырылганын әйтте. «Бу бала хәзер ялгыз калды: әтисе дә, әнисе дә юк», - дип шәрехләде ул.

«Төрек укучысына татар әдәбиятын тәрҗемә иткән Фатих Кутлуга күптәннән Тукай премиясе бирергә кирәк. Аның кадәр тәрҗемә иткән кеше юктыр. Төрек язучысы безгә килеп, татар китапларын укып, үзе сайлап алган хикәяләрне төрек теленә тәрҗемә итте», - дип билгеләп үтте галимә.

Ул татар балалар әдәбиятын һәм татар әдәбиятын төрек телендә өйрәнгән галимнәрне дә атады. «Флера Сәйфуллина белән Ләйлә Минһаҗева татар балалар әдәбияты теориясен төрек теленә тәрҗемә итеп, дәреслек буларак чыгарды. Том-том китаплар чыгарабыз, аның укучысы бармы? Шуларның берсе – Әрсин Шанлы», - диде Миләүшә Хәбетдинова.

«Язучы Рафис Корбан Татарстан Язучылар берлеген җитәкли башлагач, шундый сорау куйды: «Совет чорында татар әдәбиятын төрле телләргә тәрҗемә иттеләр, хәзер бу проект бетте», - диде. Шуннан соң, боз урыныннан кузгалды, татар әдәбиятын төрле телләргә тәрҗемә итү башланды», - ди әдәбият галиме.

Миләүшә Хәбетдинова яшь буынның балалар китабын укымавына борчыла. «Безнең алда хәзер китапсыз буын формалаша», - дип саный ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100