Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кадрия Хәлимова: Каюм Насыйри бүген яшәсә, уңышлы бизнес-коуч булыр иде
Күбебез бөек татар галиме Каюм Насыйрины дәреслекләрдәге әсәрләре аша гына белә. Әмма ул да аяк киеме теккән, кабартма пешергән, сәүдә белән шөгыльләнгән һәм гаиләсен югалтып, тирән депрессия кичергән тере кеше булган...
-
Казан – бөтен татарны үзенә тартып торучы рухи үзәк. «Казандашлар» проекты башкалада гына түгел, ә бер казанда кайнап, гасырлар буена тупланган мәдәни хәзинәләрне баетып яшәгән күренекле шәхесләргә багышлана. Аларны уртак кыйммәтләр һәм уй-хыяллар берләштерә. «Казандашлар»ның чираттагы кунагы – Каюм Насыйри музее мөдире Кадрия Хәлимова.
«Татар-информ»га ул әлеге олы шәхеснең без белмәгән кызыклы яклары, музейдагы мистик хәлләр, Каюм аганың үлән чәе серләре һәм ни өчен ясалма фәһем заманында да музейларның югалмаячагы турында сөйләде.
«Музейда тыныч кына утырасыз, диләр. Юк, музей гел кайнап тора!»
– Кадрия, Каюм Насыйри музеена мөдир вазифасында Сездән беренче тапкыр интервью алам. Мөдир булырга шундук ризалыгыгызны бирдегезме? Каюм Насыйри музеен җитәкли башлагач, нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килде?
– Музей мөдире булганчы 2020-2023 елларда Казан Кирмәнендә гади хезмәткәр булып эшләдем. Хезмәт юлымны гади хезмәткәр вазифасыннан башлаган идем. Ул вакытта Казан федераль университетының Төрки-мөселман дөньясы факультетында укыдым. Укыганда төрки-татар мәдәнияте, мирасы, архив материаллары белән танышу һәм эшләү өчен практика узарга музейларга җибәрә иделәр.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Шуның белән бәйле мине Кремльгә музейга җибәрделәр. Тормышымны музей белән бәйләрмен дип уйламаган идем, дөресен әйткәндә. Бу Аллаһы Тәгаләдән төшкән миссия булгандыр, дим. Баштан Дәүләтчелек тарихы музеенда эшләдем. Ә аннан соң миңа Ислам музеена хезмәткәр булып даими эшкә күчәргә тәкъдим иттеләр. Шуннан Спас манарасына урынбасар буларак күчерделәр.
Татарстан Милли музееның ул вакыттагы директоры Алиса Львовна Вяткина, шалтыратып: «Синең турында берничә тапкыр ишеткән идек. Син татар җанлы, актив кеше. Тырышып карамыйсыңмы», – диде. Ә аңа мине тәкъдим иткән булганнар.
Берничә музейда эшләү тәҗрибәм булгач, гадәттә, балалар һәм зурларга аерым яңа программалар тәкъдим итәсең. Кешеләр: «Музейда тыныч кына утырасыз», – дип әйтә. Серне ачып җибәрим әле: юк, тыныч кына утырмыйбыз. Музейда тормыш гел кайнап тора. Эшебез экспозицияне карап тыныч кына утыру гына түгел, эш бик күп һәм бик авыр. Музейга килдеңме, синнән күпкырлы булу сорала. Фәнни яктан барысын да белергә тиешсең, кешеләргә кызыклы форматта сөйли белергә тиеш син. Шул ук вакытта мөдир буларак административ һәм төрле эшләр күп, җаваплылык та бар.
Музей мөдире вазифасына алынганчы, куркып калдым. Озак уйладым мин, өч көн уйланылгандыр... Әти-әнием белән киңәшләштем. Аларның фикере минем өчен мөһим. «Тырышып кара, кызым, бәлки килеп чыгар, без сиңа ышанабыз, ярдәм итәрбез, ярдәм күрсәтербез», – дип, мин ризалаштым. Хәзерге вакытта инде эшне тулы куәткә алып барам.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
– Эшнең никадәр катлаулы һәм күп булуы эшли башлагач кына күренә. Әти-әниегез ничек карый, хәзер дә хуплыйлармы?
– Хуплыйлар, әйе. «Бу бик зур җаваплылык, эшеңне югары дәрәҗәдә башкар», – дип, киңәшләр бирәләр. Курку булды, һаман да бар ул. Курку түгел, дулкынлану.
Мин татар җанлы, татар телле мохиттә, татар мәдәнияте һәм теле өчен җан атып үстем. Шуңа күрә дә бу өлкә минем өчен якын. Ул минем тамырларыма кереп утырган. Татар дөньясыннан башка үземне, шәхесемнең бер өлешен күз алдыма китерә алмыйм, чөнки ул минем эчемдә.
«Син бит әле яшь», «Каюм Насыйрины өйрәндеңмени», «ул бит элеккеге заман шәхесе, аны балалар хәзер өйрәнми» һ.б. сүзләр ишетергә туры килде. Бу сүзләргә болай җавап бирәм: әти-әнием миңа Каюм Насыйри китапларын укыды, аның әкиятләрен укып үстем. Мәктәптә «Әбүгалисина»сын ятлый идек хәтта! Шуңа, әлбәттә, Каюм Насыйри шәхесе, аның хезмәтләре миңа якын.
Мондый эшкә тотыну зур җаваплылык. Каюм Насыйриның хезмәтләрен генә түгел, син аның тормышы белән яшәргә, яшьнәргә тиеш. Очрашулар, төрле чаралар булса, беренчеләрдән булып барам, чөнки бу минем эш. Күп әйберләр өйрәнелмәгән, әле ачасы да, ачасы.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Музей быел ачылырга тиеш»
– Тирә-ягыңда ышанычлы һәм ярдәмчел командаң да булуы мөһим бит. Берүзеңә генә кыен. Сезнең шундый командагыз тупландымы?
– Килешәм. Бик зур сораулардан башланды эшем. Командага килгәндә, анда инде берничә еллар дәверендә эшләгән коллектив тупланган иде. Яңача бит, мин килгәч искечә булмый. Ул вакытта дисциплина ягыннан авыррак иде һәм, гомумән, карашлар аерыла иде. Олы апалар... Һәр нәрсәгә үз карашы, үз фикере бар аларның. Сөйләштек, аңлаштык, эшне бер юлга куя башладык, Аллаһка шөкер.
Минем белән бергә хәзер Нурия Мидхәт кызы Мифтахетдинова эшли, ул - фәнни хезмәткәр. Без икәү генә, башка хезмәткәрләр юк. Менә бу - проблема. Тагын ким дигәндә бер кеше булса, җайлырак булыр иде. Нурия Мидхәтовна фәнни мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Ул архивлар белән эшли, ул - тарих фәннәре кандидаты. Бик төптән, җитди яктан карап эшли торган ханым. Аны бик хөрмәт итәм. Без бер корабта икәү! (елмая)
Эшкә керешкәндә административ, бюрократия эшләрен хәл итәсе булды. Документларны дөрес итеп башкарып чыгу бик мөһим. Монда иҗат юлы, иҗат юнәлеше белән ничек тә булса дисциплина һәм рациональ караш булырга тиеш. Үзеңнән бик күп нәрсә тора. Дисциплинаң булса, акрынлап ул тирә-ягыңдагы кешеләргә дә күчә, карашлар да үзгәрә башлый. Аннан соң үзләре дә син әйткән фикерләрене аңлыйлар.
Музейда хәзер ремонт бара. Хезмәткәрләрем башка музейларда хезмәт куялар. Язышып торабыз, «йортыбызны сагынабыз» дип, язалар, мин аларга фотолар җибәрәм. Аллаһ теләсә, быел музей ачылырга тиеш. Әмма инде төгәл көне әле билгеле түгел.
Каюм Насыйри музее
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
– Бина бик күп еллар ремонт көтеп яшәгән. Нәрсәләр, нинди яңалыклар көтелә? Хыялларыгыз тормышка ашармы икән, сез теләгәнчә булырмы?
– Элекке экспозиция Каюм Насыйриның тормышын тулысынча бик ачып бетермәгән дигән фикердә калам. Бу фикерне мин генә түгел, киңәшмәләрдә башкалар да әйтте. Мәсәлән, Каюм Насыйриның Казан Император университеты белән бәйле тормышының бер өлеше тулаем күрсәтелмәгән. Дипломы гына эленеп тора иде. Дөрес, экскурсия вакытында ул тормыш дәвере турында сөйлибнз, ләкин Каюм Насыйриның башка документлары да бик күп.
Әйтик, ул Казан Император университетының Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең әгъзасы булып торган. Димәк, әгъзасы булгач, «Известия»дә, җәмгыять чыгарган журналларда аның чыгышлары, мәкаләләре чыккан. Дипломы белән генә чикләнмичә аларны күрсәтергә кирәк. Ремонттан соң ачылган музейда ул булачак.
КФУның Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә хезмәткәрләренә рәхмәт! Татарстан Милли музее белән берлектә Каюм Насыйри белән бәйле материалларның күчермәләрен сорап алдык. Алар арасында китап тышлыклары, караламалар бар. Мәсәлән, Каюм Насыйри үз кулы белән мәчет манарасын ясаган булган. Ай кайсы якка, ничек дөрес итеп урнаштырылырга тиеш? Караламада аның язулары чип-чиста, пөхтә - бу бит бик кызык! Шәхес ягыннан күпкырлы булганын халыкка аңлатыр өчен экспозиция ясаганда менә шундый детальләргә игътибар итәсең.
Ээкспозициядә күп игътибар, шулай ук, аның гаиләсенә дә биреләчәк. Аның шәхесенә, үсешенә Каюм Насыйриның бабасы, атасы бик зур йогынсы ясаган. Ул атасы-бабасының киңәшен тыңлап Казанга күченеп килә. Күчеп китмичә, шунда калган булса? Шундый сценарий да булырга мөмкин бит. Шул турында да сөйләячәкбез.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Аннан соң, фольклор ул - бөтенләй аерым дөнья. Музейда интерактив та булачак, әмма чама белән. Музей - гасырлар буе җыелып килгән мирасны күрсәтә торган урын. Экспонат, предметларга игътибар күбрәк биреләчәк.
Минем хыялым - Каюм Насыйрига һәйкәлгә сыман карау түгел. Тарих сакланган, без аңа зур ихтирам, игътибар күрсәтергә тиеш. Монда аны шәхес буларак ачасым килә. Тарихтагы билгеле фигура сыман түгел, ә ул да бит тере кеше булган. Өстәлендә бер чынаяк чәй торган, төрле-төрле караламалары күп булган, идәндә чүп-чар да була алган…
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Ә без ул олы галим, кагылгысыз кеше дип уйлыйбыз. Аны тарих шулай итеп яза. Тарих артында бит әле шәхес, аның характеры тора. Каюм аганың холкы кызыклы. Ул һәрбер кешегә ачылып бетми. Бик күп анализлый, һәр нәрсәгә үз фикере була. Урамда ул, мәсәлән, бер аягына аксап йөргән. Шәһәрдә аны шәүләсеннән үк: «Каюм ага урамнан килә», - дип, танып алганнар. Кешеләр аңа ихтирам күрсәткән, бераз куркыбрак та караганнар, чөнки җитди кеше булган. Үз-үзенә дә, башкаларга карата да таләпчән булган. Аны менә шундый кеше буларак күрсәтәсе килә.
Шифалы үләннәр почмагы, спектакль-променад, бушлай Wi-fi - ремонттан соң нинди үзгәрешләр көтелә?
– Музейның ишегалды территориясе дә бар. Шул урында Каюм ага үстергән дару үләннәрен утыртырга ният бармы? Ул хакта сүз кузгатылганын беләм.
– Әйе, бу сорау әле ачык, тирә-якны карау, тәртипкә китерү эшләре (благоустройство) башланмады әле. Хәзер башка этап бара: музейның эчке өлешен ясыйлар, түшәмнәрен ясап бетерделәр, Аллаһка шөкер. Музейның идәннәрен һәм стеналарның ясау эшләренә тотындылар. Бакча буенча сорау соңрак хәл ителер. Wi-Fi булыр дип көтелә.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Шифалы үләннәр почмагын ясарга хыялланам. Нечкәлекләр бар: бу җир - мәдәни мирас объекты. Без һәр агачны, төрле-төрле үсемлекләрне утырта алмыйбыз. Аны шәһәр башлыгы, җитәкчелеге белән сөйләшергә кирәк. Бу мәсьәләне эшләп бетереп булыр дип уйлыйм мин, мөмкинлек булыр. Мәсәлән, кайбер агачларның ботаклары кипкән, әмма аны кисәр өчен дә рөхсәт кирәк. Зур булмаган куак агачлар урынына шифалы үләннәрне утыртсак, әйбәт булыр иде.
Каюм аганың китабында барысы да язылган, безгә бер әйбер эшлисе дә түгел. XIX гасырда ул акка кара белән: «Фәлән-фәлән үләннәр бездә файдалы», - дип язып калдырган. Пион, чәй розасы, ак чәчәк ромашка, аптекарская ромашка, гади ромашка һ.б. бар. Утырткач, тасвирламаларын да урнаштырыр идек.
Каюм Насыйри музее.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
– Музейга яшьләрне җәлеп итү мәсьәләләре дә бардыр...
– Музей ачылганнан соң иң төп эш экскурсияләр алып бару булачак. Экскурсиянең текстын, программаларны үзгәртәчәкбез. Хәзерге вакытта мәктәпләр буенча йөрибез, күчмә программалар бар. Ул - Каюм Насыйри турында лекция, ягъни дәрес рәвешендә. Балалар күбрәк аңласын өчен сөйләшәбез. Мастер-класс - остаханә бар. Шушы программаларны яңартачакбыз.
Әйтик, Шәриф Камал музеенда (Татар китабы йорты) шигырьләр уку, төрле музыкаль чаралар уздырыла. Бездә музей ябылыр алдыннан модага багышланган кичә булды. Бик күп уйларга да кирәк түгел, чөнки әлеге чараларны Каюм Насыйри язып калдырган материаллар буенча оештырырга була. Әйтик, ул Казан татарлары костюмына багышланган мәгълүматлар язган. Планда - Каюм Насыйри тормышына багышланган спектакль-променадлар. Бер оештырып караган идек, борынгы татар бистәсендәге биналарны урап йөрдек, тагын ясыйсыбыз килә.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Аннан соң, төрле музыкаль чаралар булачак, чөнки Каюм Насыйри музыка кораллары да ясаган. Үзе музыка коралларында: курайда, думбрада, кубызда уйнаган.
Төрле лекцияләр уздырырга ниятлибез. Мәсәлән, файдалы үләннәр белән бәйле рәвештә фармацевтны, гомеопатны чакырырга телибез. «Миллиард татар» белән берлектә музейда лекторлар белән мәйданчык ясаган идек, халыкка бик кызыклы булды. Шактый кеше җыелды, Каюм Насыйрига да ихтыяҗ артты. Безнең инде төп эш - экскурсия белән күргәзмәләр, һәм Иске Татар бистәсе буенча экскурсияләр оештыру. Әле ул һаман да бара, сакланачак.
Хәзер яшьләрне җәлеп итүе хәзер авыр, чөнки конкуренция бик зур. Ясалма фәһем, фильмнар бар. Бөтен әйбер ачык, мәгълүмат күп. Әмма минемчә, үзеңнең интеллектуаль яктан үсешеңә өлеш кертәсең килә икән, музейсыз булмый. Ясалма фәһем - ул әйбәт, телефон да шәп, әмма алар булмаса... Мәсәлән, сиңа 15–16 яшь ди, телефонны алып куйсаң, баш миеңдә нинди мәгълүмат калыр? Нинди генә техник алга китеш булса да, үзеңә зур үсеш бирә бит ул. Килеп, үз күзең белән күреп: «XIX гасырдан бу экспонат ничек сакланып килгән», - дип карап торсаң, гаҗәп бит!
Каюм Насыйриның эш өстәле. Каюм Насыйри музее.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Каюм Насыйри беренче тапкыр татарлар арасыннан Коръәннең беренче конкордансын төзи. Ул Коръәндәге сүзтезмәләрне төзи, аларны тасвирламалары белән язып бирә. Авторның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлата. Моны дулкынланып карыйсың, Каюм Насыйри турында бөтенлә башка хис туа.
«Каюм Насыйриның фотосы юк. Образы гына сакланып калган»
– Сезнең өчен музейда иң кадерле экспонат?
– Каюм Насыйриның XIX гасырда җитештерелгән пыяла түгәрәк сәгате, хронометр. Ул бер сәгать белән: карталар ясаган, градус, киңлек (долгота), озынлыкны (широта), сәгать поясын билгеләгән, мәчетләрнең юнәлешен күрсәткән. Россия империясенең тимер юлларын, Казан губернасы картасын ясаган. Татарлар-мөселманнар өчен беренчеләрдән булып мөселман картасы эшләгән! Менә шул бер сәгать ярдәме белән. Бу бит инде бик кызыклы, уникаль әйбер минем өчен.
Әлеге сәгатьнең тарихы турында музейда элек эшләгән хезмәткәрләр сөйләде. Аны Белла Габдрахмановна Бариева биргән булган. Белла ханым - Каюм Насыйриның ерак туганы. Насыйриның туганнары архитектура, инженерлык юнәлеше белән шөгыльләнә, шулай да, алар музейга килеп йөри, без алар белән элемтәдә торабыз. Белла ханым сөйләгәнчә, аның бабасы шул сәгать белән балачакта уйнаган, ә аның эчендә терекөмеш бар! Әниләре ачулана торган булган. Алар иске Татар бистәсендә агач йортта яшәгән.
Каюм Насыйри музее.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
– Каюм Насыйриның фотолары бармы?
– Бер фотосы да юк. Образы гына сакланып калган. Каюм Насыйриның вафатыннан соң, әле аны күреп белгән авылдашлары сөйләве буенча рәссам Байназар Әлмәнов рәсемен ясаган. «Әйе, бик охшаган», - дип әйтә авылдашлары. Каюм ага Насыйрины яңадан күргән сыман булдык, дигәннәр. Әлеге образ сакланып бара һәм яңартылып төшерелә.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Сату-алу эшчәнлеге дә алып барган»: Каюм Насыйри - сәүдәгәр дә булганмы?
– Тормыш бу, диярсең. Кайчак кызыклы хәлләр дә була бит ул. Мәсәлән, эш барышында мистик хәлләр. Бәлки, Каюм Насыйриның рухы ярдәм иткәндер, көтелмәгәндә ниндидер ачышлар булдымы?
– Ачышлар булды, алар хәзер дә бар, чөнки хезмәткәрем Татарстан Республикасы Милли архивында эшли. Анда табылган материалда Каюм Насыйри «купец» (сәүдәгәр) булып язылган. Димәк, ул Иске Татар бистәсе чигеннән тыш, сату-алу, алыш-биреш эшчәнлеге дә алып барган. Мәскәүдә Каюм Насыйриның бертуган абыйсының сабын ясау буенча заводы була, һәм Каюм ага абыйсына эшләр алып барырга ярдәм итә, монда үзе дә сатып утырган була, дигән мәгълүмат бар. Менә бу безнең өчен ачыш булды. Әйтеп үткәнемчә, Император университетында чыгышлары, шулай ук, ачыш иде.
Рухы ярдәм итү турында... Мин киресенчә әйтер идем. Кайбер вакытта эш җиңел бармый. Менә ул бармый һәм тукталып кала. Яисә бер табылган документ югала. Ә аннан соң, көтелмәгәндә табыла ул, ә аның инде кирәге юк, чөнки вакыт узган була. Хәзер сөйләве кызык, ә ул вакытта бер дә кызык түгел, кәеф төшә. Рухының йогынтысы бардыр.
Каюм Насыйри музеенда.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
– Аның хезмәтләре дә хәзерге телдә язылмаган, иске татар телендә һәм иске татар имлясында язылган. Сез аны үзегез укый беләсезме? Хәзерге буын өчен дә бу аңлау ягыннан проблема булып тора, минемчә.
– Укый беләм, ләкин ул минем өчен бик авыр укыла. Без махсус белгечләрне табарга тырышабыз, я тәрҗемә ителгән материаллар белән эшлибез. Бу да эшнең күләмен озайта, кызганыч. Мәсәлән, аның календарьлары тәрҗемә ителеп бетмәгән. Аларны тәрҗемә итәргә белгечләр кирәк. Текстолог-галимнәр дә аз шул. Бу зур проблема.
Бу турыда әйтеп кенә калмыйча, эшләргә дә эшләргә, дим. Дөресен әйткәндә, аңа кулларыбыз җитми, чөнки үзебезнең эшебез күп.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Үлделәр. Саклап калмадым...»
– Каюм Насыйрины еш кына «Татар Ломоносовы» дип атыйлар. Бүгенге көндә яшәсә, Сезнеңчә, ул кем булыр иде икән: заманча IT-технологияләр белгечеме, популяр блогермы яки барыбер фән белән генә шөгыльләнүче галим генә булып калыр идеме?
– Уйлап караганым булды бу хакта. Минемчә, беләсезме, ул шулай ук күпкырлы булып калыр иде. Бизнес белән дә шөгыльләнер иде, китаплар сатар иде. Китаплар гына да түгел, мөмкин булса һәр нәрсәне сатар иде ул. Ул үз-үзенә ышанган. Хәзерге тел белән әйткәндә, «коуч», «бизнес-коуч» та булыр иде.
Үләннәр белән бәйләп карасак... Нутрициолог, диетолог була алыр иде. Галим буларак, тел белгече, филолог, текстолог, тәрҗемәче. Ул төрле телләрдән бик күп тәрҗемә иткән.
Музыка юнәлешендә дә үзен күрсәтә алыр иде ул. Әле үзенә аяк киемнәре, урындыклар, көзгеләр, төрле-төрле җиһаз өлешләрен, элементларын ясаган. Һәр юнәлештә үзен күрсәтер иде.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
– Галим гомерен халыкны агартуга багышлаган, әмма үзе ялгызлыкта вафат булган. Өйләнә, ләкин баласы вафат була. Аннан соң башка өйләнми дип беләм. Бу аның холкының үзенчәлегенә бәйлеме?
– Әйе, холкына бәйле. Аның тагын бер омтылышы була: гаилә корырга тырышып карый ул, әмма икенче яктан кискен җавап ала, кыз ризалашмый. Шуннан соң Каюм аганың күңеле тулаем китә. Алга таба гаилә коруның мәгънәсен дә күрмәгәндер.
Хезмәтләренә тулаем фәнни яктан үсешкә, төрле яктан үзен үстерүгә багышлый. Улы үлеп киткәч, ул Коръәннең бер кушымтасында бер кырыйда: «Үлделәр. Саклап калмадым...» — дип язып калдырган. Моны укыгач, елыйсылар килә, күзгә яшьләр тула башлый, чөнки бу кешенең нәфис, йомшак күңелле булуын сөйли. Ул да сөйгән, яраткан, йөрәген, җанын биргән. Бу аны шәхес ягыннан тагын да тирән яктан ача.
Якын кешеләрен югалтканнан соң, аңа авыр булган, шул исәптән психологик яктан да. Каюм ага ябыла, аның авыр, караңгы чоры башлана, хәзерге тел белән әйткәндә - депрессия. Әле аннан соң Казанда яшәгән йорты яна. Ул авылына кайтып, шунда яши, шунда эшләвен дәвам итә.
Тәрҗемәи хәлендә бик авыр чорларының берсе. Бу вакытта аңа дингә ышану булыша. Шулай итеп, ул үзен саклап кала. Бар яктан да.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Каюм Насыйри рецептлары: «Алма кабартмасы, чәй, 14 төрле пылау»
– Әгәр Каюм Насыйри белән бер сәгать чәй эчеп утыру мөмкинлеге бирелсә, аңа биргән иң беренче соравыгыз нинди булыр иде?
– Бу хакта еш уйлыйм. Сорауларым бик күп. Иң төп соравым: ничек ул бирешмәгән икән? Кайдан илһам, шулкадәр көч алган? Бу минем өчен бүгенге көндә зур сер булып кала. Әле монда эшләр белән мавыкканда хәл, үзеңә ышаныч бетә. Бик күп сораулар туа. Аның да шулай булганмы икән? Бу күбрәк психологик сораудыр. Авыр кичерешләр кичергәннән соң ничек ул бирешмәгән?
Каюм Насыйри китапларын тәкъдим итү кичәсе
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
– Каюм Насыриның хезмәтләре бик күп һәм шулар арасында аш-су китабы да бар. Аның китабыннан рецептлары буенча нәрсә дә булса әзерләп караган бармы?
– Чәйне хәзер Каюм Насыри рецепты буенча гына ясыйбыз. Мәтрүшкә, бөтнек, ромашка, кара чәй салына. Дүрт кашык дигән, әмма кашыкның зурлыгы язылмаган. Әлеге чәйне телевидениедә дә ясаганым булды, мине аш-су тапшыруына чакырганнар иде. Анда Каюм Насыри рецепты буенча алма кабартмасын да пешердек. Составында май, эремчек тә бар... Анда нәрсә, күпме кирәге төгәл язылган. Бик тәмле килеп чыкты, кабарып пештеләр! Нәкъ Каюм ага язып калдырганча ясадык, әмма кайбер сораулар бар. Шул вакытта менә Каюм Насыриның рухы ярдәм итте дип әйтә алам.
Аннан соң аның китабында 14 пылау төре дә бар. Татар пылавын пешереп караганым булды. Әйбәт, тәмле килеп чыкты. Дөге каты пешмәсен өчен ике капкач белән ябарга кирәк икән. Башта өстен тыгызлап ябасы, аннан соң икенче капкач ябабыз. Аның шундый сере бар, кызлар!
– Музейда эшләү шәхси тормышка да тәэсир итәдер, өегездә антиквар әйберләр бармы?
– Бар. Мин - эстет. Өйдә винил проигрыватель, грампластинкалар бар. Шундый винтажлы әйберләр яратам. Киемдә дә кулланам аны, милли элементлар ошый. Антиквар әйберләрдән савыт-саба, совет чорындагы әбиемнән калган чех хрустале саклана. Әниемнең апасы Чехиядән XIX гасырдагы фарфордан ясалган каһвә чашкаларын кадерле ядкяр итеп җибәргән иде. Шулай ук, әбиемнең чулпылары сакланып калган. Бу – XIX гасырга караган буыннан-буынга, әбиемнәрдән калган чулпы. Николай II заманындагы тәңкәләр саклана. Менә шундый гаилә ядкярләре бар.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Каюм Насыйри урамында - җан тынычлыгы»
– Чаллыда туып үскәнсез, хәзерге вакытта Сез Казанда. Казан Сезнең өчен нинди шәһәр?
– Казан белән мөнәсәбәтләрем бик кызык. Балачактан ук: «Бер мәлне Казанда яшәячәкмен», - дип йөрдем. Кемнәрдер моны миңа ышануларыма, хыялларыма салгандыр. Беренче тапкыр Казан белән әтием ярдәме белән таныштым. 9 нчы сыйныфтан соң Казан музыка училищесына милли музыка юнәлешендә вокал бүлегенә укырга керәсе идем, тик бармадым. Гуманитарийлар җитәр дип, әти-әнием җибәрмәде. Ул хыялым һаман чынга ашмыйча калды. Мине Клара апа Хәйретдинова да, Венера апа Гәрәева да тыңлады. Венера апа: «Мин сине үземнең класска алам», - дигән иде, ләкин бармадым. Әни белән әти сүзе - закон.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Бакалавриатта Казан федераль университеты филиалында Чаллыда укыдым, Казанда магистратурага тарих факультетына укырга кердем. Казанда укырга керер алдыннан 1,5 ел тарихтан әзерләндем. Репетиторлар яллап, бик күп тарихчыларның материалларын укыдым. Фәлсәфә, инглиз телен дә искә төшерергә туры килде. Имтиханнар авыр булды. Аллаһка шөкер, бюджет урынга эләктем. Шуннан Казандагы тормыш башланды...
Казан минем өчен - милли үзәк. Дөньяда башка андый шәһәр юктыр. Казанда кояш та бик матур итеп бата. Төркиядә, Европада да булганым бар. Әмма дә ләкин Казан кире тарта. Беренчедән, шәһәр буларак, юллары уңайлы. Монда адашып булмый, бу бик тә мөһим. Моннан тыш, һәр шәһәрнең өлеше аерылып тора. Иске Татар бистәсе — бер стильдә, анда син үзеңне башкача хис итәсең. Миллениум күпере, «Казан» гаилә үзәгенә («Чаша»га) барсаң - анда башкача хис итәсең. Яңа төзелгән - «Казан Манхэттены»на барсаң, анда да башкача.
Казан минем өчен ул — төрле. Күптөрле, күп яктан ачыла. Шуның белән кызык та: күпме яшәсәң дә, барыбер яңача ачыла. Минем өчен җан тынычлыгы - Иске Татар бистәсенең Каюм Насыйри урамында.
«Музейны җаным-тәнем белән яраттым»
– Каюм Насыйриның бер сыйфатын үзегезгә алырга мөмкин булса, нәрсәне сайлар идегез?
– Күп бурычлылык сыйфатын.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
– Музейда кич белән берүзеңә генә калу куркынычмы, әллә рәхәтме?
– Музейда кунганым булды. Башта куркыныч булды. Сакчы да калган иде. Йөри-йөри ишек тавышлары ишетелә. Экспозициядә кемдер йөргән сыман. Бу бәлки минем фантазиямдер.
Музей - Каюм Насыйриның рухы сакланып калган җир, бу аны соңгы юлга озаткан йорт. Шуңа эчтән шикләнеп куям. Әмма аннан соң күнегә барасың. Музейны, ул урнашкан урынны җаным-тәнем белән яраттым. Ул музейны татар яшьләрен җыю, җәлеп итү өчен үзәк буларак күрәсем килә. Музейга килеп, китап укырга була, китаплар киштәләре дә булачак.
– Кайсын сайлар идегез: китапмы, әллә аудиокитапмы?
– Кулга тотып укый торган китап.
– Насыйриның кайсы нәсыйхәте тормыш девизыгыз?
– Кешеләр белән ачык күңелле, ачык йөзле бул, дипломатик сөйләш, һәм нечкә күңеллелекне сакла, дигән үгет-насыйхәте бар. Мин аны хәзерге көндә дә кулланыр идем, бик файдалы сүзләр. Каюм ага бу сүзләрне XIX гасырда ук язып калдырган.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз