Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кадрия Идрисова «Татар кызы» бәйгесе турында: Токмач кисү төшеп калырга тиеш түгел
«Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова Халыкара «Татар кызы» бәйгесендә катнашучы кызларга аш-су буенча осталык дәресе үткәрә. Бу, нигездә, камыр басу һәм токмач кисү. Аның фикеренчә, токмач кисү бу бәйгедән төшеп калырга тиеш түгел. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узган матбугат очрашуында сөйләде.
«Бәлеш яки өчпочмак пешерү кызлар өчен кыен вариант түгел. Токмач баса белгән кыз, камыр белән эшли белә дигән сүз. Кызлар үзләре дә: «Вак бәлеш, гөбәдия, пешереп карамыйбызмы?» – диләр. Ул очракта бөтен әйбер алларына чыгарып куела. Без аны 6 яшьлек балалар белән эшлибез. Ә токмач кисүне төшереп калдырабыз икән, алар моңа әзерләнмәячәк. Ике елдан берсе дә кисә белмәячәк, без ничә елга артка кайтабыз. Яңадан өйрәтергә тиеш булабыз. Алар белеп тора, шуңа да алдан ук әзерләнә башлыйлар. Кызлар үзләре дә сөйли, шул кадәр токмач киселгән, еллар буе ашадык, диләр. Шуңа токмач кисүдән китәргә тиеш түгелбез. Күпме кызларны өйрәтәбез. Барысын да эшләргә була, ләкин токмач кисү төшеп калырга тиеш түгел», – дип сөйләде ул.
Искәртеп узабыз, Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең финалы 11нче сентябрьдә Пензада узачак. Финалга узган 11 кыз хәзерге вакытта Казанда әзерлек этабын уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз