news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар кызы»ның башкарма директоры Алмаз Хәлиуллин: Финал Пензаның иң зур залында узачак

«Татар кызы»ның башкарма директоры Алмаз Хәлиуллин: Финал Пензаның иң зур залында узачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

11 сентябрьдә Пензада Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең финалы узачак. Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең башкарма директоры Алмаз Хәлиуллин сүзләренчә, финал 1600 кешелек иң зур залда узачак. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узган матбугат очрашуында әйтте.

«Финал Пенза шәһәренең 1600 кешене сыйдыра торган иң зур концерт залында була. Финалга әзерлек эшләре ел дәвамында барды. Пенза өлкәсенең администрациясе белән элемтәдә тордык. Ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт. Оештыру мәсьәләләре чишелә, Пенза халкы, милләттәшләр безне көтеп кала. Бик эчтәлекле программа әзерләнде», – дип сөйләде ул.

Ул Пенза өлкәсенең татар автономиясе ярдәм итеп торуын ассызыклады.

«Пенза өлкәсенең татар автономия җитәкчесе Туктаров Җиһанша Зейнатуллович бик актив рәвештә эшли. Февраль аенда Пенза татар автономиясенә 20 ел булды. Пенза администрациясе дә автономиягә бик зур ярдәм күрсәтә. Пензаны тарихи ватаныбыз дисәк тә була, шуңа1600 кеше җыелачак дип ышанам. Анда татарлар бик күп. Тирә-як өлкәләрдән дә килерләр дип уйлыйбыз», – диде ул.

Алмаз Хәлиуллин башкарма директор вазифасында беренче ел эшли. «Мин бу вазифага яңа гына бастым, күңелдә төрле хисләр. Миңа ышанган өчен җитәкчелеккә зур рәхмәт, шулай ук элекке башкарма директор Гүзәлия Гыйниятуллинага рәхмәт. Без аның белән гел элемтәдә. Егет кешегә бу дирекцияне җитәкләү үзе бер бәхет. Мин безнең финалистлар белән командам аша эшлим. Мин оештыру мәсьәләләрен хәл итәм», – ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100