news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кадрия Идрисова: Татар кызлары халыкара бәйгедә ярымшәрә чыгыш ясап йөрсә, шок булыр иде

Кадрия Идрисова: Татар кызлары халыкара бәйгедә ярымшәрә чыгыш ясап йөрсә, шок булыр иде
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Татар кызы» бәйгесендә катнашучылар өчен иң мөһиме – халыкара матурлык бәйгеләре стандартлары түгел, ә миллилекне саклау һәм үрнәк гаилә кору. Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, Халыкара «Татар кызы» конкурсының остазы Кадрия Идрисова шулай дип белдерде.

«Татар кызы»нда катнашкан кызларыбыз башка халыкара бәйгеләрдә катнашамы дип сорасалар, шуны әйтер идем: халыкара матурлык конкурсларының нинди стандартларга корылганын барыбыз да беләбез. «Татар кызы»нда дөрес тәрбия алган кызлар андый бәйгеләргә барырга теләми. Безнең кызларның ярымшәрә киенеп, халыкара бәйгеләрдә чыгыш ясап йөрүләрен күз алдына да китерә алмыйм, ул миңа шок булыр иде. Теләгебез – аларның милләт әнисе булулары, үзләреннән тагын да камилрәк булган балалар тәрбияләүләре», – диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, оештыручылар өчен төп сөенеч – катнашучыларның милләткә тәрбияле буын үстерүе.

«Мисал өчен, Үзбәкстаннан килеп җиңгән кызыбыз турында әйтсәк, соңрак очрашканда, ул инде тормышка чыккан, 45 көнлек бәбие бар иде. Безнең өчен иң зур сөенеч – аларның үз милләтен саклап, тәрбияле әни булулары һәм үз балаларын шушы үрнәктә үстерүләре. Бу әйбер теләсә нинди халыкара бәйгедән өстенрәк», – дип билгеләп үтте остаз.

news_right_1
news_right_2
news_bot