news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадрия Идрисова Сабантуйга бүләккә нәрсә бирергә ярамаганын әйтте

Кадрия Идрисова Сабантуйга бүләккә нәрсә бирергә ярамаганын әйтте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова Сабантуйга бүләккә нәрсә бирергә ярамаганны әйтте.

Иртәгә, ягъни 21 июньдә Казанда Сабантуйга бүләк җыялар. Һәр теләгән кеше үз бүләген тапшыра ала. Шул уңайдан Кадрия Идрисова бүләккә нәрсә бирергә ярый һәм ярамавын аңлатты.

Авылларда, нигездә, сөлге, яулыклар җыела, ә шәһәр кешеләре нәрсә бирә ала, дигән сорауга ул түбәндәгечә җавап бирде. «Яулык та ярый, тукыма да ярый – барысы да кирәк. Чәйләр, уенчык та ярый. Кеше нәрсә бирәсе килә, шуны бирә ала. Аракы кебек әйберләрне бүләккә бирергә ярамый инде. Хәләл булмаган әйберләр ярамый», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Татарстанның Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов та бүләкләргә берничә мисал китерде. «Мәсәлән, китап, чәйник, чынаяклар да була ала. Иң мөһиме – катнашырга кирәк. Ниндидер үзенчәлекле түгел, гади генә әйберне дә бүләк итеп биреп була», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100