news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

21 июнь көнне Казан урамнары буйлап җигелгән атларда Сабантуйга бүләк җыячаклар

21 июнь көнне Казан урамнары буйлап җигелгән атларда Сабантуйга бүләк җыячаклар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

21 июньдә Казанда Сабантуйга бүләк җыю була. Җигелгән атлар Казанның үзәк урамнарыннан уза. Соңыннан барысы да Камал театры каршындагы мәйданда очраша, анда концерт программасы була. Бу хакта оештыручылар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

Татарстанның Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов сүзләренчә, бизәлгән атлар 11:00 сәгатьтә кузгала. «Без 6нчы ел шәһәрдә бүләк җыюны үткәрәбез. Атлар дүрт ноктадан кузгалып китә. Бер маршрут 1 Май мәйданыннан башлана. Без Кремль аша узабыз һәм беренче бүләкне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан алабыз», - диде ул. Аларның юлы Бауман урамы буйлап дәвам итә.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Икенче маршрут Ирек мәйданыннан башлана, Пушкин урамыннан баралар. «Туган авылым» комплексыннан да атлар үзәккә таба киләчәк. Шулай ук Иске татар бистәсеннән атлар кузгала. 12:30 сәгатькә барысы да Камал театры каршындагы мәйданга җыела. Анда барлык җыелган бүләкләр Казанда Сабантуй буласы районнар арасында бүленә.

Ассоциациянең генераль директоры Галина Шәрәфетдинова сүзләренчә, беренче елда 32 бүләк бирүче булган. «Бер әби тукымалар һәм сөлгеләр алып килде. Шул вакытта халыкның безгә кушылырга әзер булуын аңладык. Без Иске татар бистәсеннән Казан ярминкәсенә кадәр барган идек. Кешеләр өчен кызыклы булды, аннан киңәя бардык. Былтыр 150дән артык бүләк җыелды», – диде ул.

Ирек мәйданыннан башланган маршрутта Бөтендөнья татар конгрессы да катнаша. «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сүзләренчә, алар, төрле уеннар уйнатып, бүләкнең ни өчен җыелуын да аңлаталар. «Сабантуй милләтебезнең зур билгесе. Сабантуйга халык ел дәвамында әзерләнгән. Безнең мәйданда ел саен төрле милләт кешеләре була. Быел кунакка төрек дусларыбыз килә». – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева сүзләренчә, бүләк җыю чарасында институт студентлары да, укытучылар да катнашачак. Ул концертта җырчы Асылъяр, Әлфис Кәлимуллин, Айнур Моратов кебек гармунчылар булачагын әйтте.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Сабантуй 23 июньдә өч мәйданда узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100