news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадрия Идрисова: Авыл эшмәкәрләре җыенына килүчеләр татарча яхшы сөйләшә башлаган

"Ак калфак" оешмасы рәисе VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына килгән фермерларга бала тәрбиясе әһәмияте турында сөйләде.

Кадрия Идрисова: Авыл эшмәкәрләре җыенына килүчеләр татарча яхшы сөйләшә башлаган
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 14 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова татар авыллары эшмәкәрләре җыенына килүчеләрнең татарча яхшы сөйләшә башлаганнарын әйтте. Бу хакта ул VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Игенчеләр сараенда узган секция утырышында сөйләде.

"Беренче елларда шушындый форумнарга килгәндә, "татарча сөйли алмыйм" дигән кешеләр күп иде. Менәләр иде дә, ярты татарча, ярты русча, хәтта 75 процентын русча сөйлиләр иде. Хәзер шатланып бетә алмыйбыз татарча сөйләүләренә. Ничек кенә дисәк тә, татарча сөйләүчеләр күбәйде", - ди Кадрия Идрисова.

Ул бала тәрбиясе, балаларга татарча мәгънәле исемнәр сайлау әһәмияте турында искәртте. Исемнең мәгънәсе баланың үсешенә дә тәэсир итә алуын ассызыклады. Аеруча ир-ат фермерларга ишарәләп, малайларның әти тәрбиясендә үсәргә тиешлекләрен әйтте. Малайларның нинди булып үсүендә әтинең дөрес этәргеч бирүе мөһим роль уйнавын билгеләп узды.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов республикада фермерларга ярдәм төрләре турында сөйләде.

"Фермерлар династиясе барлыкка килде. Иң көчле, кулай бизнес дип сорасаң, кайбер кеше тиз генә җавап җирә алмый. Әгәр бизнесны аны мирас итеп калдырып була икән, бу эшнең һәрвакыт дәвамы булачак. Татарстанда һәр районда фермерларның зур нәселләре булдырылды. Уңышлы гына дәвам итәрләр дип ышанып калабыз", - диде.

Ришат Хәбипов сыер асраучыларга кызыксындыру чаралары гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Ләкин инде сыерын бер бетереп, аны кире кайтаруга авырсынган кешеләрне башка юнәлешләргә җәлеп итү өчен кызыксындыру чаралары үткәрелгәнен әйтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100