ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Башкортстан эшмәкәре: Хәзер фермерга эш башлау җиңелрәк, элек колхоз аяк чала иде

14 март 2019, 19:00 , Фото: архив

Башкортстан эшмәкәре: Хәзер фермерга эш башлау җиңелрәк, элек колхоз аяк чала иде Илфат Әхмәтшин фикеренчә, Татарстанда эш башлаучы фермерларга ярдәм Башкортстанга караганда күбрәк.

(Казан, 14 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Башкортстан эшмәкәре Илфат Әхмәтшин, бүген фермерга эш башлап җибәрү күпкә җиңелрәк, дип саный. Бу хакта ул бүген VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Игенчеләр сараенда узган авылларда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә багышланган секция утырышында әйтте.

"2000 еллар башында эш башлаганда авыр иде. Таралып бетмәгән колхоз аяк чала иде. Субсидияләр дә бирелмәде. Бүген фермерга күпкә җиңелрәк. Элек комачаулый иделәр, хәзер яшел ут. Теләк кенә булсын, эшләргә була", - ди Илфат Әхмәтшин.

Эшмәкәр "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә әйтүенчә, Татарстанда эш башлап йөрүче фермерларга грант, субсидияләр белән ярдәм, Башкортстан белән чагыштырганда, күбрәк.

"2000 еллар башында эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр күбрәк иде, әмма анда юллар ябык иде. Шул вакытта авыл өчен югалту булды, хәзер инде эшмәкәрлеккә тартылучы яшьләр азрак шикелле. Дөрес сәясәт алып бармау сәбәпле, авыл хуҗалыгында калырга теләүче күп кенә кешеләр кала алмады. Себергә, шәһәрләргә киттеләр, нәтиҗәдә, авыл югалту кичерде", - ди ул.

"Әле дә Самарадан бер апа "бездә җир алу проблема" диде, ә җир бит җитәрлек. Дөрес итеп бүләргә генә кирәк, инвесторларга да ышанып бетү ярамый. Алар да килә дә, күпләре китә, алардар соң бер уңай эз дә калмый, таратып-туздырып кына китәләр", - дип әйтте Илфат Әхмәтшин "Татар-информ"га.

Ул уңышларга ирешү өчен, фермерга тырышлык, түземлек, үз өстендә эшләргә кирәклеген тиешлеген искәртте. "Начар гадәтләре дә булмаска тиеш, чөнки сәламәтлек, көч-куәт күп кирәк", - диде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10