news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадим Нуруллин җырчы Зөфәр Сафин турында: «Изге Болгар җыены»на да бара алмыйча калды

Кадим Нуруллин җырчы Зөфәр Сафин турында: «Изге Болгар җыены»на да бара алмыйча калды
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте

Бүген Мәрҗани мәчетендә җырчы Зөфәр Сафин белән хушлаштылар. Ул кичә вафат булды, дип язган идек. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин җырчының «Изге Болгар җыены»на барырга ниятләгән булганын әйтте.

«Зөфәр Ядкәр улы «Изге Болгар җыены»на барырга дип, автобуста үзенә урын да алып калырга әйткән булган. Әмма бара алмаган. Зөфәр абыйны бары тик яхшы яктан гына искә алабыз. Нинди генә җирдә, нинди генә чара булмасын, иң элек Зөфәр Ядкәр улы килеп басар иде. Ул гел беренчеләрдән булды», - диде ул хушлашу мәрасимендә.

Сафиннар гаиләсе белән таныш булган Сания Хәлиуллина әйтүенчә, җырчының хаҗга барырга теләге булган. «Мәчеткә йөрде, тәравихларын калдырмаска тырышты. Хатыны Наилә белән соңлап кына бер кыз һәм бер малай алып кайттылар. Әле узган атнада гына кибет янында сөйләшеп торган идек. Балалары кечкенә, мәктәптә укыйлар», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Өмәләр, искә алу кичәсе, истәлек такталары ачу дисеңме - барлык чарага йөгереп килеп җитә иде. Кинәт кенә авырып киткән, диделәр. Бер дә уйламаганда бик тиз китеп барды. Бу хәл көтмәгәндә килеп чыкты. Быел аңа 55 яшь тулды, туган ягында иҗат кичәсе уңаеннан фотолар сораган иде. Кешелекле, ачык, ярдәмчел, булганына шөкер итеп яши торган кеше иде. Репертуарында халыкчан җырлар булды», - диде Филармониянең музей мөдире Алсу Хәкимова.

Аның әйтүенчә, 12 майда Зөфәр Сафинны Казан Ратушасына күргәзмәгә чакырган булганнар. «Бергә җырлар җырлаганнар. Кызларына ун яшь, улы әле мәктәпкә укырга кермәгән иде, улын бер дә үзеннән калдырмады. Соңгы тапкыр улы белән 26 апрельдә - Шигырь бәйрәмендә күрдек. Туганнары үтенече буенча Чистай районы Акбулат авылында җирләнде», - диде Алсу Хәкимова.

Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев Зөфәр Сафин белән филармониядә озак еллар бергә киңәшләшеп эшләвен, халкына бергәләп хезмәт итүләрен әйтте. Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина Зөфәр Сафинны милләтпәрвәр, чиста күңелле, кешелекле булып истә калачагына әйтте. «Бик зур югалту. Без аны онытмабыз, искә алып торырбыз», - диде ул.

Татарстанның халык артисты Илсур Сафин Зөфәр Сафин белән Казан дәүләт консерваториясендә Әлфия Заһидуллина классында белем алган. «Аның уңышларына шатланып тордык. Ул чын мөселман кешесе иде, чын дус. Аның белән сөйләшү - үзе бер рәхәт. Беркайчан авыр сүз әйтмәде», - диде ул.

«Зөфәр бик яхшы җырчы, музыкант иде. Кешелекле булды. Ерактан ук күреп исәнләшә, хәлләрне сораша иде. Һәр чарада, җыеннарда, шәхесләрне озатканда гел Зөфәр беренче булып килеп җитәр иде. Казанда, Татарстанда узган чараларга килергә җай таба иде. Үзе бик тыйнак булды», - диде Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев.

  • Сафин Зөфәр Ядкәр улы - 1968 елның 27 гыйнварында Чистай районы, Акбулат авылында туган. 1987 - 1991 елларда Зөфәр Сафин Казан дәүләт консерваториясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Әлфия Заһидуллина классында вокал буенча белем ала. Консерваторияне тәмамлаганнан соң, укуын Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының «Татар халык җырлары» факультетында дәвам итә (1991 - 1995).
  • 1995 - 2003 елларда Зөфәр Сафин Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә җырчы булып эшли. Җырчы Зөфәр Сафинны республикабыздан читтә - Чиләбе, Курган, Пермь, Әстерхан һ.б. төбәкләрендә дә тамашачылар яратып, көтеп алалар.
  • 2009 елда Зөфәр Сафин үз эшен ачып җибәрә - концерт эшчәнлеге алып баручы шәхси эшмәкәр булып теркәлә. Аның хатыны - Наилә Сафина да Әстерхан шәһәрендә туып үскән моңлы татар кызы, ул да Казан мәдәният һәм сәнгать институтында белем алган профессиональ җырчы. Алар икесе бергә концертлар оештыралар, мәктәптә балаларны җыр сәнгатенә өйрәтәләр.
  • Җырчы 21 майда Казанда вафат булды, Чистай районы Акбулат авылында җирләнде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100