news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәмәгать эшлеклесе, җырчы Зөфәр Сафинны соңгы юлга озаттылар

Җәмәгать эшлеклесе, җырчы Зөфәр Сафинны соңгы юлга озаттылар

Бүген танылган җәмәгать эшлеклесе, җырчы Зөфәр Сафинны соңгы юлга озаттылар. Мәрхүм белән хушлашу Казанның Мәрҗани мәчетендә үтте.

Хушлашырга килгәннәр Зөфәр абый белән бәйле төрле истәлекләр белән бүлеште, җылы сүзләр әйтте. Аның куе бөдрә чәчләренә батырып түбәтәй киеп милли чараларга килүен искә төшерделәр.

«Зөфәр! Бүген сине туган авылыңа соңгы юлга озатабыз. Ул мине һәм башка артистларны әле әнисе исән чакта туган авылына алып кайткан иде. Менә хәзер инде, ул туган җиренә үзе генә кайтып китә. Әйтәләр бит, зираттан чыкканда бер кеше кимрәк була дип… Күп сөйләп тормыйм: Зөфәр син миңа бервакытта да авыр сүз әйтмәдең, без һәрвакытта синең белән киңәшләшеп эшләдек. Сүземне шигъри юллар белән тәмамлыйм: Хуш инде! Мәңгегә! Хуш инде!» – диде халык артисты Кирам Сатиев.

Ул Зөфәр Сафин белән бергә озак еллар Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясендә эшләвен телгә алды. «Халкыбызга, милләтебезгә хезмәт иттек. Төрлесе булды: әйбәте дә, бик әйбәте дә. Сәхнәләрдә дә бергә чыгыш ясадык, Татарстан радиосына бик күп җырлар яздык», – диде Кирам Сатиев.

Зөфәр Сафин 1968 елда Чистай районы Акбулат авылында туа, Түбән Каманың «Яшьлек» мәдәният йортында җырчы булып эшли. 1987-1991 елларда Казан дәүләт консерваториясендә һәм Казан дәүләт мәдәният институтында укый. 1995-2003 елларда – Татар дәүләт филармониясендә солист. Хатыны Наилә Сафина шулай ук профессиональ җырчы.

Мәрхүм туган авылында - Чистай районы Акбулат авылында җирләнә. Зөфәр Сафинның ике баласы калды, аның олысы икенче класста укый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100