news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадим Нуруллин Казан филармониясе сәнгать үзәгенә әверелергә тиеш дип саный

Филармония директоры Казандагы бинаның совет заманында дөрес төзелмәгәнен әйтте

Кадим Нуруллин Казан филармониясе сәнгать үзәгенә әверелергә тиеш дип саный
Султан Исхаков

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин филармония бинасы киләчәктә Сәнгать үзәгенә әйләнергә тиешлеген әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә агентлыкта үткән матбугат очрашуында сөйләде.

Сәнгать үзәген директор ни рәвешле күз алдына китергәнен әйтеп узды. “Мин киләчәктә шулай күзаллыйм: кеше музейга, китапханәгә, интернет-залга, түгәрәкләргә кереп, көне буе башка мохиткә чумарга, онытылырга тиеш. Аллаһы теләсә, ул шулай булыр да”, - диде ул.

“Казан филармониясе бинасы филармония залы буларак төзелмәгән. Аны клубларга яраклаштырганнар. Моның кайтавазы әле дә сизелә. Бу мәсьәлә дәүләткә ишетелде”, - диде ул.

“Әлбәттә, без филармонияне берничә зал буларак күз алдына китерәбез: кече, урта һәм зур зал. Ул мега-комплекс форматында булырга тиеш. Ул юктан гына килеп чыкмый. Сәүдә үзәкләрендә дә сез күрәсез: кеше көнен шунда уздыра, кибетләрдә йөри, ял итә, китап укый, балаларын уйнарга калдыра, ашап-эчеп ала һәм башкалар”, - ди Кадим Нуруллин.

Филармония директоры мисал буларак Кытайны китерде. “Анда күл өстендә театр төзеделәр. Шушы бина тирәсендәге 40 км радиустагы территорияне кытайлылар сәнгать үзәге ясарга уйлый. Якын тирәдәге йортларны күчерү башланды. Без анда барып карап кайтачакбыз”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100