ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Кадим Нуруллин сугышта эшләгән артистларның йортына истәлек тактасы кую яклы

9 сентябрь 2019, 19:00 , Фото: Султан Исхаков

Кадим Нуруллин сугышта эшләгән артистларның йортына истәлек тактасы кую яклы “Алар сугыш елларында нибары алты-җиде кеше булган”, - ди Татар дәүләт филармониясе директоры.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Кадим Нуруллин сугыш елларында эшләгән артистларның йортларына истәлек такталарын куярга тәкъдим итте. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

“Тиздән Бөек җиңүнең 75 еллыгы җитә, без артистларыбыз яшәгән һәм бүгенге көнгәчә сакланып калган йортларга истәлек такталарын урнаштыру идеясен тәкъдим итәбез. Ул артистларны сез беләсез. Алар сугыш елларында нибары алты-җиде кеше булган. Соңыннан алар Татар дәүләт филармониясендә хезмәт куйган”, - диде ул.

Филармония директоры сүзләренчә, артистлар торган биналар шәһәр үзәгендә урнашкан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10