news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кабан күлендә яшәгән аккошның агуланып үлүе билгеле булган

Ветеринария лабораториясендә кошның билгесез матдә белән агулануын белдерделәр.

(Казан, 8 август, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). Кабан күлендә яшәгән аккош билгесез матдә белән агуланып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе директорының ветеринария мәсьәләләре буенча урынбасары Айдар Садриев хәбәр итте.

Лабораториядә аккошны өч юнәлеш буенча тикшергәннәр. “Барыннан да элек кош гриппы булу-булмавын тикшерергә кирәк иде, чөнки Татарстанда һәм күрше субъектларда кош гриппы таралды. Аккошның кош гриппыннан үлмәве ачыкланды”, - диде Садриев.

Кошта сальмонеллез булуы ачыкланды. Әмма, кагыйдә буларак, суда йөзә торган кыргый кошлар ул авыруны таратучылар булып санала, шуңа күрә ул аккошның үлеменә китерергә мөмкин түгел, дип сөйләде лаборатория вәкиле.

Аккошның ашказаны буш, ә бавыры һәм бөерләре зурайган булуы ачыкланды. “Бу агулану билгеләре. Ул азыктан баш тарткан, димәк, билгесез матдә белән агуланган. Нәрсә белән агулануын әйтә алмыйбыз”, - диде ул.

Аккошның үлеме турында 31 июльдә билгеле булды. Июль башында сукбай эт “Черек күл” паркында каракошны буып үтергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100