news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күрмәүче шагыйрә Роза Әхтәмова: Соңгы елларда инвалидлар өчен уңайлыклар арта

Татарстанда инвалидлар ункөнлеге дәвам итә.

Күрмәүче шагыйрә Роза Әхтәмова: Соңгы елларда инвалидлар өчен уңайлыклар арта
http://elabuga-rt.ru/

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Соңгы елларда инвалидлар өчен уңайлыклар арта. Күрмәүче шагыйрә, Россиянең Журналистлар берлеге әгъзасы Роза Әхтәмова шундый фикердә. Бу турыда ул «Татар-информ»га интервьюда сөйләде.

«Хәзер элек булмаган озата бару хезмәте бар. Миңа журналист буларак төрле җирләргә барырга, самолетта еш очарга туры килә. Шушы озата йөрү хезмәте бик ярдәм итә. Махсус кешеләр сине каршы ала, әйберләрне урнаштырырга ярдәм итә», — диде ул.

Роза Әхтәмова сүзләренчә, бүгенге көндә күрмәүчеләр өчен бик уңайлы онлайн китапханә, сайтлар бар.

«Теләгең булса, кирәкле мәгълүматны онлайн китапханәдән табарга була. Соңгы арада инвалидлар берләшә башлады: төрле чатлар, сайтлар ачалар, җыелышып күмәк җыентыклар чыгаралар», — диде шагыйрә.

Исегезгә төшерәбез, республикада һәм Россиядә инвалидлар ункөнлеге бара. Татарстанда «Уңайлы мохит» программасы нигезендә 10 ел эчендә 921 объект инвалидларга яраклаштырып эшләнгән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100