Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Көрәш буенча дөнья чемпионнары Бөтендөнья күчмә халыклар уенында алтын медаль алды
Ренас Кәлимуллин 90 кг га кадәр, Муса Галләмов 100 кг нан югары категориядә җиңде.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Көрәш буенча дөнья чемпионнары Ренас Кәлимуллин белән Муса Галләмов Кыргызстанда III Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында алтын медальгә ия булдылар. Бу турыда Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ренас Кәлимуллин 90 кг га кадәр авырлык категориясендә җиңүче булды, ә Муса Галләмов 100 кг нан югары категориядә алтын медаль алды.
Ярышларның икенче көне нәтиҗәләре буенча, Россия җыелма командасы гомуми исәптә 4 нче урынны били. Аның медальләр җыелмасында 3 алтын һәм 4 бронза медаль бар. Турниир таблицасында Казахстан лидерлык итә, аның 19 медале бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз