ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов Кыргызстанда Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарын ачу тантанасында катнашты

3 сентябрь 2018, 07:10

Р.Миңнеханов Кыргызстанда Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарын ачу тантанасында катнашты Чарада Кыргызстан Республикасы Президенты Сооронбай Жәенбәков, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган һ.б. бар иде.

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәре кысларында II Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарын ачу тантанасында катнашты. Бу турыда респбулика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чарада Кыргызстан Республикасы Президенты Сооронбай Жәенбәков, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев, Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан һәм башкалар катнашты.

Чолпон-Ата шәһәрендәге ипподромда, заманча технологияләр кулланып, үткәрелгән театраль тамашада 1,5 мең кеше катнашты. Болар - цирк, театр, балет артистлары, каскадерлар һәм музыка осталары.

"Тормыш агачы" тамашасы күчмә халык фәлсәфәсенә багышланды. Күчмә халыклар тарихы, мәдәни традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сәхнәләр күрсәтелде. Шулай ук тамашачыларга күчмә халыкларны гадәти уеннары тәкъдим ителде.

Уеннарда барлыгы дөньяның 66 иленнән 1,5 меңнән артык спортчы катнашачак, шул исәптән Россиядән дә. Россия җыелма командасы составында Татарстан вәкилләре дә бар.

"Бу олы мирас Тын океаннан Европа, Үзәк һәм Көнчыгыш Азия, Кече Азия һәм Якын Көнчыгышка кадәр территорияне били. Мондый чиксез җирне күчмә халыклар гына яулый алган. Күчмә халыклар дөньясын йөзләгән милләттән тора. Алар мәдәнияты, күзаллаулары бик үзенчәлекле һәм кабатланмас. Күчмә халыклар цивилизациясе дөнья үсешендә зур роль уйный. Ул Көнбатыш һәм Көнчыгышны берләштереп, дөньяны үзгәртә, аны яңару юнәлешенә бора", - диде чыгышында Кыргызстан Республикасы Президенты Сооронбай Жәенбәков.

"Көч һәм җитезлекне күрсәтү белән генә чикләнмичә, Күчмә халыклар уеннары күчмә халыкларның хәзерге буынының кабатланмас мәдәнияты һәм традицияләрен үстерүгә ярдәм итәргә тиеш", - дип ассызыклады ул.

Шулай ук Сооронбай Жәенбәков киләсе уеннар 2019 елда Төркиядә узачагы турында хәбәр итте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10