news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көннәрең бетте шул иске ел, хуш инде?!

Гаҗәеп катлаулы, үзенчәлекле 2020 елны тарихка озатабыз. Узып бара торган ел татар халкы өчен нинди яңалыклар белән истә калды соң?

Көннәрең бетте шул иске ел, хуш инде?!
Михаил Захаров

СССР таркалганнан бирле «менә бу ел ичмасам шәп булды!» — дип әйтерлек еллар бик сирәк булгандыр. Йә халыкның берничә дистә ел буе авызыннан өзеп җыйган акчасы Сбербанкта янып, юкка чыга, йә теге яки бу сумманы бәяләүче кәгазь акчалар алмашына, товарларга бәя күтәрелүе гадәти күренеш инде, бушлай фатирлар бирү бетә һ.б. лар. Адәм баласы соңгы елларда гел стресс халәтендә яши дисәң дә, һич тә арттыру булмас. Күңелдә ышаныч булмаганга күрә дә, һәр төрле авырулары да калкып чыгып, күпләрне бу дөньядан алып та китә. Ә узып баручы 2020 ел кайсы ягы белән истә калды дисәң, әлбәттә, бер татар халкы гына түгел, бөтен җир шарында яшәүчеләр барысы да бер авыздан: «Коронавирус», — дип әйтәчәкләренә иманым камил.

Бу авыру тормышыбызның астын-өскә әйләндерде дисәк, һич тә арттыру булмас. Узган тарихыбызда авырулар күп булган. Әмма халык хәзергедәй дөнья гизеп йөрмәгәч, аттан башка йөрү чарасы булмагач, авыру бүгенгедәй тиз арада бөтен дөньяга тарала алмаган. Ә бүген Кытайда төчкерсәләр, иртәгә ул инде Россиягә килеп җитә, ә бер мәзәктәгечә әйтсәк, Россия аны бөтен Җир шарына тарата инде. Бу коронавирус та тормышыбызны икегә бүлде — шушы авыруга кадәрге чор һәм авыру чоры. Яңа 2020 елга зур планнар белән кергән идек. Әмма ул план-хыялларның күбесе чәлпәрәмә килде.

Татарстаныбыз ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтте. Республикабыз бу юбилейга гаять зур әзерлек белән килгән иде. Русча итеп әйткәндә, грандиоз планнар төзелгән һәм ул Казанның 1000 еллыгыннан һич тә ким булмаска ошаган иде. Әмма пандемия бу планнарның бик күбесен үзгәртергә мәҗбүр итте. Күрше белән күрше, туган белән туган да очрашырга, күрешергә ярамаган бер вакытта, ничек инде күп халыкны бер мәйданга җыеп, зур тамаша ясыйсың? Әле зур тамаша түгел, ел саен үткәрә торган Сабан туеннан да мәхрүм калдык. План нигезендә август аена Россия Президенты үзе дә килергә һәм бәйрәм чараларында катнашырга тиеш иде. Зурдан кубып юбилейны үткәрә алмасак та, бәйрәм чаралары булды инде анысы. Татарстаныбызны төзүгә, аны ныгытуга, үстерүгә өлеш кертүчеләрне янә бер кат искә алдык, алар турында яздык, тарихи темаларга багышлап китаплар чыгардык, фильмнар төшердек, лаеклы затларга юбилей мөнәсәбәте илә чыгарылган медальләрне өләштек.

2020 ел — Татарстан Президентын сайлаулар елы булды. Коронавирус сайлау системасына да үзгәрешләр керттерде. Элек сайлаулар бер көндә үткәрелсә, бу юлы ул өч көн буе барды. Ә бу исә халыкны күпләп сайлауларга китерде. Нәтиҗәдә, сайлауларда сайлау хокукына ия булган гражданнарның 78,78 проценты катнашты. Татарстан Президенты итеп кабат биш елга, сайлаучыларның 83,28 проценты тавышын җыеп, Рөстәм Нургали улы Миңнеханов сайланды. Бу инде аның өченче тапкыр Президент итеп сайлануы иде. Татарстан 10 ел дәвамында аның җитәкчелегендә яшәде, эшләде. Халкыбыз янә 5 елга республикабыз белән идарә итү дилбегәсен аның кулына тапшырды. Әмма бу вазифаны 10 ел башкарса да, алдагы биш ел Рөстәм Миңнеханов өчен җиңел булырга ошамаган. Беренчедән, чоры бик катлаулы, икътисади кризис. Икенчедән, бу срок Президент өчен соңгысы булачак. Конституция нигезендә ул инде башка бу дәрәҗәле дә, җаваплы да урынга сайлана алмаячак. Димәк, тарихта калырлык гамәлләр кылу өчен аңа шактый тырышырга туры киләчәк.

Тарихта калыр өчен Татарстанны, татар халкын сакларга кирәк! Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы «Милләт җыены» утырышын уздырып, анда «Татарлар: гамәл стратегиясе»н кичекмәстән кабул итүе дә халкыбызның алдагы көнен кайгыртып эшләнгән изге бер эш дип өметләнәсе килә. Әлбәттә, бу стратегия Президентның турыдан-туры катнашында һәм аның кушуы буенча эшләнелгән. Рөстәм Миңнеханов мондый стратегиянең кирәклеге хакындагы мәсьәләне инде 2018 елда үзенең еллык юлламасында ук күтәргән иде. Тик ул ниндидер сәбәпләр белән эшләнелмәде һәм аның өчен җаваплы түрәләргә шелтә дә белдерелде. Халкыбызның киләчәген билгеләүче бу план турында киң җәмәгатьчелек арасында бәхәсләр күп булды. Аның тетмәсен тетүчеләр дә, мактаучылар да булды. Сүгүчеләр, бу стратегия түгел, коры өндәмәләр җыелмасы гына, анда милли университет, телне саклау, татар эшмәкәрләренә ярдәм итү турында ачыктан-ачык язылган урыннар юк, диделәр. Ә хуплаучылар исә, стратегиянең идеологик корал икәнлеген истән чыгармаска чакырдылар. «Коры кашык авызны ерта», — ди халкыбыз. Стратегияне гамәлгә ашыру өчен «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020 — 2023 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кабул ителде. Бу эш өчен 430 млн сум акча бүленгән. Димәк, ел саен 100 млн сум тирәсе акча милли проектларга тотылачак дигән сүз.

Президент сайлангач, хөкүмәтнең отставкага китүе дә табигый күренеш. Безнекеләр дә киттеләр. Изге урын буш тормый. Кәнәфиләргә элеккеге министрлар да, яңа гына табадан төшкәннәре дә менеп утырды. Хөкүмәт рәисе булып кабат Алексей Песошин расланды. Имеш, бу вазифадан китү теләге булган, әмма калуын, эшен дәвам иттерүен сораганнар. Мәгариф һәм фән министры итеп Илсур Һадиуллинның билгеләнүен киң җәмәгатьчелек бик җылы кабул итте. Ни өчен киң җәмәгатьчелек дим, чөнки мәгариф министрының эше Татарстан халкының зур күпчелеге белән турыдан-туры бәйле. Ул — укытучылар, тәрбиячеләр, мәктәп, балалар бакчаларында эшләче башка бик күп һөнәр ияләре һәм, әлбәттә, йөз меңләгән укучылар, аларның әти-әниләре. Ни өчен шатландылар, чөнки үз эшенең чын остасы министр булды. Соңгы вакытларда бу вазифаны мәктәптә бер көн дә эшләп карамаган «иптәшләр» биләгән иде.

2020 елда кәнәфиләрен бушатучылар арасында министрлар гына түгел, татар дөньясында үз урынын булдырган, халыкның ихтирамын яулаган шәхесләребез дә бар. ТР Дәүләт Советында өч дистә елга якын депутат һәм шуның 25 елга якынын фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссиясенең рәисе булган, танылган язучы Разил Вәлиев парламенттагы урынын бушаттымы, бушатырга мәҗбүр булдымы. Бүген ул ирекле язучы дисәң дә була. Хәер, бик үк ирекле түгелдер, күптән түгел генә үзен ТНВ каналына киңәшче итеп билгеләделәр. Татарча тапшыруларның сыйфатын, журналистларның телен, сөйләм осталыгын тикшереп, күзәтеп торачак, киңәшләрен бирәчәк. Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетының рәисе Ринат Зиннуров та чирек гасыр утырган кәнәфиен үзенең урынбасары Данис Шакировка калдырып, үзе киңәшче генә булып калды.

Татарстан Дәүләт Советы 2021-2023 елларга бюджет кабул итте. Ул гомер күрелмәгән җитмәүчәнлек, ягъни 7 млрд сумнан артык дефицит белән кабул ителде. Шуңа күрә каешларны ныклабрак буа торырга кирәк. Президентыбыз да акча соранып йөрмәскә киңәш итте. Күп кенә программаларга да акча бирү киметеләчәк. Әмма бюджет хезмәткәрләрен, социаль өлкәне финанслауда чикләүләр булмас дип вәгъдә итәләр. Чөнки алар федераль дәрәҗәдәге күзәтүдә. Бу җитмәгән 7 млрд ны каян табарбыз икән? Тырышып эшләргә кирәк булачак. Соңгы атналарда нефтьнең бәясе күтәрелүе, долларның төшүе дә азрак өмет чаткылары уята. Без моңарчы ел саен бюджетны мая калдырып, дефицитны арттырыбрак кабул итә идек. Русча итеп әйткәндә, «на всякий пожарный случай» дип. Ә ел азагында артык керемнәрне бүлә идек. Бу инде иң күңелле мизгелләр була иде. Ходай кушып киләсе ел азагында янә шулай артык акчалар пәйда булып, депутатларыбыз, түрәләребез аларны Халык файдасына гадел итеп бүлү бәхетенә ирешсеннәр иде.

«Баш исән булса, малы табылыр», — ди халкыбыз. Бар дөньяны тезләндергән авырудан исән-аман котылсак, акчасын да, малын да табар идек әле. Яңа, 2021 ел безне сау-сәламәт, эшле, акчалы, бай, дәүләтле итсен, дип сорыйк инде Кыш бабайдан һәм Ходайдан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100