news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кәҗә асраучыларга тиешле субсидия якын арада таратылачак – авыл хуҗалыгы министрлыгы

“Шәхси хуҗалыкларга акча шушы арада китәчәк”, - диде министр урынбасары Ришат Хәбипов.

(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Савым кәҗәләре һәм бер яшьтән зуррак кәҗә асраучыларга тиешле бер мең сум субсидиянең кайчан биреләсе мәгълүм булды. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Авыл хуҗалыгы министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.

“ТР Министрлар Кабинетында, савым кәҗәләре һәм бер яшьтән зуррак кәҗә асрауга тотылган чыгымнарны каплау өчен, субсидия бүленү турында боерык кабул ителде. Без һәр районның авыл хуҗалыгы идарәләреннән 2018 елның 1 ноябренә булган исәп-хисапны сораттык, - диде Ришат Хәбипов.

Министр урынбасары сүзләренчә, районнарга субсидия барлык документлар җыелып беткәч тә китәчәк.

"Минем уйлавымча, кәҗә асраучылар тиешле субсидияне шушы арада алыр”, - диде Ришат Хәбипов. 

  • Быел сөт бәяләре төшә башлагач, бер сыер асраучыга – 2, ике сыер асраучыга – 3, өч баштан күбрәк сыер асраучыларга 4 мең сум субсидия бирелде. Гадәттә, ярдәм күләме бер сыерга өч мең сумны тәшкил итә иде. Шунлыктан кәҗә асраучылар субсидия алмый калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100