Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Италия предприятиесе Казанда табигатьне чүпләми торган биопластик җитештерергә тели
Черемәгә әйләнә торган биопластикны җитештерү өчен республикада чимал – шикәр чөгендерен эшкәрткәннән калган калдыклар җитәрлек, ди Марат Әхмәтов.
(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Италиянең Милан шәһәрендәге Bio-on (Био-он) предприятиесе «Казаноргсинтез» предприятиесе базасында биопластик производство ачарга тели. Бу хакта алар ТАИФ компанияләре төркеменә тәкъдим белән чыккан. Очрашуда Татарстан делегациясе составында катнашкан вице-премьер-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта белдерде.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, яңа производство табигатьне чүпләүгә чик куюга нәтиҗәле чара. Билгеле булганча, азык-төлекне төргәкләү өчен кулланылган пластик пакетлар, эчемлек шешәләре йөз еллар буе таркалмый. Ә биопластик исә бер ел эчендә таркала. Алай гына да түгел, таркалган вакытта ул черемәгә әйләнә һәм туфракны баета.
Министр әйтүенчә, Милан предприятиесендә җитештерелгән биопластик шикәр чөгендерен эшкәрткәннән соң калган калдыклардан – мелассадан (патока) җитештерелә.
“Беренчедән, бу бик перспективалы проект, чөнки елдан-ел дөньяны чүп баса бара. Икенчедән, Татарстанда бу производство өчен бик кулай чимал бар. Без ел саен 3 млн тонна шикәр чөгендере эшкәртәбез. Аннан 100-120 мең тонна меласса кала. Бу Италия предприятиесе тәкъдим иткән проектка – елына 10 мең тонна биопластик җитештерү производствоны җитә дип санарга була”, - диде Марат Әхмәтов.
Министр әйтүенчә, ТАИФ җитәкчесе Альберт Шиһабетдинов та, “Казаноргсинтез” директоры Фәрит Миңнегулов та бу эшлекле тәкъдимне зур кызыксыну белән кабул иткән.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, бүген Италиядә Татарстан делегациясе авыл хуҗалыгына кагылышлы тагын бер очрашу үткәрәчәк. Европада ит җитештерү буенча иң зур предприятиеләрнең берсе – “Кремонини группа” Татарстанда производство ачу буенча ике ел элек сөйләшү үткәрә башлаган булган. Бүген шушы оешма вәкилләре белән тагын бер очрашу көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз