news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда Габдулла Тукайның 138 еллыгы уңаеннан милли остаханә һәм концерт оештырганнар

Истанбулда Габдулла Тукайның 138 еллыгы уңаеннан милли остаханә һәм концерт оештырганнар
Фото: Римма Гомәрова, Зилә Нәҗип

27 апрельдә Истанбул татарлары шагыйрь Габдулла Тукайны искә алган. Шәһәрнең Әюп районындагы Тукай паркында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салганнар, «Топкапы төрки дөнья» комплексындагы «Татарстан музей-өе» янында балалар һәм студентлар катнашында концерт, милли остаханәләр, уеннар үткәргәннәр.

Чараларны «Идел-Урал төркиләре культур һәм ярдәмләшү җәмгыяте» Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге, Истанбул Бөекшәһәр мэриясе ярдәмендә оештырган. Бу хакта «Татар-информ»га Истанбулда яшәп, иҗат итүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура хәбәр итә.

«Катнашучыларны Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, «Топкапы төрки дөнья» комплексы җитәкчесе Абдулмәтин Кәскин, «Идел-Урал төркиләре культур һәм ярдәмләшү җәмгыяте» җитәкчесе Гөлтан Ураллы сәламләде. Мәрмәрә университеты мөгаллиме Ләйсән Шаһин Габдулла Тукай иҗатын, тормышын танытты. Шагыйрьнең тәнкыйтьче булуын да искә алып, үз әдәбиятына тәнкыйди күз белән карый алган милләтнең бөеклеген ассызыклады», - диде Айзирәк Гәрәева-Акчура.

Бәйрәмдә Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флюра Абдуллина да кунак булган. Ул вәкиллеккә Казан кооператив институты нәшер иткән «Безнең кавем» җыентыкларын бүләк иткән. «Бәйрәмгә Истанбулда һәм якын шәһәрләрдә яшәүче татар, башкорт милләттәшләребез тупланды. Бурсадан, Измирдан килүчеләр бар иде», – диде Истанбулда яшәп иҗат итүче журналист, язучы.

«Бәйрәм программасын Зилә Нәҗип, Алсу Рәхмәтуллина, Римма Гомәрова хәзерләде һәм алып барды. Берничә атна алдан ук бәйрәмдә Тукай шигырьләрен сөйләргә теләгән балаларны чакырып игълан таратылды. Барлыгы 15 бала шигырь сөйләргә теләк белдерде. Бәйрәмдә алар бер-бер артлы өйләрендә өйрәнеп килгән һөнәрләрен күрсәтте. Кем җырлады, кем Тукай шигырен сөйләде... Алия Чакылмаз, Азизә Мәрьям һәм Алсу Нур «Туган тел»не башкортча җырлап күрсәтте. Ә менә беренче курс студенты, композитор Кәрим Әхмәди Кырым татарлары җырын башкарды», - диде Айзирәк Гәрәева-Акчура.

Балаларга уенчыклар, футболкалар һәм башка бүләкләр таратканнар.

«Идел-Урал төркиләре культур һәм ярдәмләшү җәмгыяте» исеменнән «Милли шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан искә алу чарасында һәм шигырь бәйрәмендә катнашкан өчен рәхмәт хаты» тапшырылды. Шулай ук, балалар Тукайга багышланган квиз һәм милли остаханәләрдә рәхәтләнеп катнашты. Тукымага буяу белән милли бизәкләр төшерделәр, түштамгалар ясарга өйрәнделәр. Квиз сораулары өчен – «Чикләвек квиз» авторларына, ә тәмле милли ашлар өчен Истанбулдагы «Kazanda by Evren» ресторанына рәхмәт», - диде журналист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100