news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәрдемәнд премиясе лауреатын Истанбулның Мәрмәрә университетында укырга чакырганнар

Дәрдемәнд премиясе лауреатын Истанбулның Мәрмәрә университетында укырга чакырганнар
Фото: Флюра Абдуллина

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге булдырган Дәрдемәнд премиясе лауреаты Әнвәр Хәертдинов, педагог Зифа Гәрәева һәм мәдәният үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина Төркиягә сәфәр кылганнар. Дәрдемәнд исемендәге премия лауреатларына Истанбулның Мәрмәрә университеты белән танышу өчен сертификат бирелде, дип язган идек.

«Казаннан килгән делегацияне Мәрмәрә университеты галимәсе Ләйсән Шаһин каршы алды, уку йорты белән таныштырды, экскурсия ясады. Биредә техник, гуманитар фәннәр, медицина юнәлешендә белгечләр әзерләнә. Студентлары өчен берничә тулай торак, кунакханә, ачык һавада концерт заллары бар. Китапханә заманча итеп эшләнелгән. Бүгенге көндә биредә 80 мең чамасы студент белем ала, биш телдә укытыла», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Флюра Абдуллина.

Галимә Ләйсән Шаһин Мәрмәрә университетының Тюркология тикшеренүләре институтында бөтен төрки телләр белән бәйләнешле мәгълүмат бирелүе турында сөйләгән. «Мәрмәрә университетының әлеге институтында очрашу булды. Эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Институт җитәкчесе Окан Ешильот очрашу вакытында: «Татар халкы төрки дөньяның йозагы. Сез сыйфатлы, хезмәт сөючән, тынычлык яратучы халык, мәдәниятегезне саклыйсыз, шәһәр культурагыз көчле», - дип татар халкын мактады», - диде ул.

«Окан әфәнде Казанда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештырган конференциядә катнашкан булган. Казанда алган тәэсирләре белән уртаклашты, үзара аралашып, хезмәттәшлек итәргә кирәклеген әйтте. Әнвәр Хәертдиновны Мәрмәрә университетына укырга чакырды. Сүз дә юк, әлеге сәфәр Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиеваның ярдәме белән тормышка ашты», - диде Флюра Абдуллина.

Алар Истанбулдагы сәфәр вакытында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр дә салганнар. Чарада Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, вәкил урынбасары Альберт Ялышев, вәкиллектән Ришат Шәмсетдинов, Мәрмәрә университетының сәясәт фәннәре кандидаты Ләйсән Шаһин, Истанбулда яшәүче татарлар, Казаннан Флюра Абдуллина җитәкчелегендә делегация катнашкан. Соңыннан чара Истанбулның Татар йортында дәвам иткән.

«Топкапы мәйданында төрле милләтләрнең йортлары урнашкан. Төрки дөнья халыклары Габдулла Тукайга багышлап шигърият бәйрәме уздырды. Төрле яшьтәге кешеләр Тукай шигырьләрен сөйләде. Галимә Ләйсән Шаһин шагыйрь Габдулла Тукайның бөеклеген аңлатты. Педагог Зифа Гәрәева Габдулла Тукайның шигырен сәнгатьле итеп яңгыратты. Чарада филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиевның Төркиядә яшәүче улы да гаиләсе белән килгән иде», - диде Флюра Абдуллина.

Ул Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиеваның сәламен җиткергән. «Безнең кавем» һәм Ирек Билаловның «Тукталышсыз гомер» китапларын бүләк иттем, Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге белән таныштырдым. Төркиянең вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллинга шәхесләр портретлары төшерелгән календарь, китаплар, чәкчәк бүләк иттем. Габдулла Тукайның замандашы шагыйрь Миргазиз Укмасыйның «Тукайны сагыну» шигырен сөйләдем», - диде ул.

Габдулла Тукай шигырен сөйләгән һәр балага бүләкләр тапшырылган. Чара Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын башкару белән тәмам булган.

  • Әнвәр Хәертдинов – Казанның «Адымнар - белемгә һәм бердәмлеккә юл» күптелле комплексы»ның тугызынчы сыйныф укучысы. Зифа Гәрәева – Казанның «Елга аръягы» балаларга өстәмә белем бирү үзәге педагогы.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100