news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кооператив институтында Дәрдемәнд премиясен Әнвәр Хәертдиновка тапшырганнар

Казан кооператив институтында Дәрдемәнд премиясен Әнвәр Хәертдиновка тапшырганнар
Флюра Абдуллина

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары эшчәнлегенә багышланган IV республика күләмендә конференция узды. Аның кысаларында «Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары» турындагы бәйгегә нәтиҗә ясалды, Дәрдемәнд исемендәге премия тапшырылды.

«Быел беренче тапкыр ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, сәүдәгәр, меценат, алтын приискалар хуҗасы булган Дәрдемәнд премиясе тапшырылды. Премиягә Казанның «Адымнар-белемгә һәм бердәмлеккә юл» күптелле комплексы»ның 9 нчы сыйныф укучысы Әнвәр Хәертдинов лаек дип табылды. Премиягә Казанның Киров районы «Елга аръягы» балаларга өстәмә белем бирү үзәге педагогы Зифа Гәрәева да лаек булды. Аларга Төркиянең Мәрмәрә университеты белән танышу өчен сертификат бирелде», – диде «Татар-информ»га Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Аның әйтүенчә, быел 50гә якын язма килгән. «Йөздән артык кеше узган гасырларда эшчәнлек алып барган сәүдәгәрләр, бүгенге көндә хәйрия эшләрендә катнашкан эшкуарлар турында мәкаләләр язган иде. Россия төбәкләреннән Оренбург, Түбән Новгород, Самара, Киров өлкәләреннән, Башкортстан республикасыннан һәм Татарстан районнары – Тәтеш, Лаеш, Буа, Әлки, Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә, Апас, шулай ук Казан мәктәпләре, лицей укучылары, укытучылары, китапханәчеләр катнашты», – диде ул.

Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының» Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе рәисе Алсу Нәбиева чыгышында конференциянең әһәмиятенә тукталды һәм Әнвәр Хәертдиновка Дәрдемәнд премиясен тапшырды.

«Институтта Сәүдәгәрләр музее эшли. Хәзер Татар мәдәнияте үзәге татар халкының телен, мәгарифен саклауда әйтеп бетергесез эшләр башкарган меценат, олуг шагыйрь Дәрдемәнд исемен йөртә. Сәүдәгәрләр һәм меценатлар агачы да эшләнелде», – дип сөйләде Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе Башкарма директоры,тарих фәннәре кандидаты Фәрит Уразаев, Дәрдемәнд эшчәнлеген өйрәнгән, Тукай бүләге лауреаты, язучы Лирон Хәмидуллин, Татарстанның халык артисты, профессор Эльмира Хамматова яшь буынны тәрбияләүнең мөһим булуын искәртте.

Конференциядә Башкортстанда яшәүче Дәрдемәнднең оныгы Бату Рәмиевның фикерләрен язучы Лирон Хәмидуллин сөйләгән.

«Татарстан Милли музейның фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина, Татарстан китап нәшриятының фәнни хезмәткәре Ләйсән Миңнуллина, Иске Йөрек урта мәктәбеннән Розалия Сәгадуллина, Буа шәһәре 2 нче номерлы лицейның 8 нче сыйныф укучысы Илсаф Галимов, Апас районы, Әлмәндәр авылыннан Венера Хәйруллинаның «Татар түбәтәен Европага таныткан сәүдәгәр Сабитовлар» турындагы чыгышы беркемне дә битараф калдырмады», – диде Флюра Абдуллина.

Катнашучыларга дипломнар тапшырылган. Казанның «Батыр егетләр» ансамбле «Туган тел» җырын башкарган.

  • Чара Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Дөнья мәдәнияте институты (Юнеско), Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә оештырылды.
  • Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә уздырыла торган барлык чаралар да Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан оештырыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100